Безнең районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды.
(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таннары").
Илдар Гыйльметдиновның эш сәфәре безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатуында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре эше белән танышудан башланды.
Шулай ук ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында капиталь ремонт эшләре барышы белән дә танышты.
Урып-җыю эшләренең кызган чорында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев катнашында авыл хуҗалыгы предприятиеләре – “Колос”, “Р. Г. Сафиуллова” КФХда һәм “Татарстан” сөт фермасында булдылар.
Комбайнчылар Геннадий Куприяновка, Сергей Платоновка һәм Илшат Абдуллинга районда беренчеләрдән булып хезмәт көндәшлеге шартларын үтәгән, 1000 тоннадан артык ашлык суктырган өчен Тәтеш районы башлыгының Рәхмәте һәм акчалата премия тапшырылды.
ФОТО: РАЙОННЫҢ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК ИДАРӘСЕ
Нет комментариев