Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш районга Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова килде

Эшлекле сәфәр кысаларында 7 сентябрьдә министрның Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашуы булды.

(Тәтеш, 9 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, Александр Мальченко фотосы). Министр Кече Әтрәч мә­дә­ният йортында җир­лектәге мәдәният хезмәт­кәрләре белән аралашты, авылның мәдәният  йортын карады. 

Исегезгә төшерик, Кече Әтрәчтә мәдәният йорты дүрт ел элек “Авыл клублары” Президент про­граммасы буенча төзел­гән иде. Аңа кадәр ул башта агачтан, ә аннары совет вакытында төзелгән кирпеч бинада урнашкан булган. Авыл мәдәният йортын төзегән вакытта проектның баштарак 50 урынга исәп­ләнүен билгеләп үтәсе ­ки­лә, ә районның ­финанславы ярдәмендә мәдәният йор­тының мәйданын киңәй­тергә һәм урыннарның исәбен ике тапкырга арттырырга мөмкин булды, хәзер чаралар уздырган вакытта мәдәният учреждениесе 100 кешене ­сыйдыра. 
Авылның мәдәният йортында һәрвакытта иҗади тормыш кайный, шигърият кичәләре үткәрелә, кул эшләнмәләре һәм кәрҗин үрү буенча берләшмәләр эшли. Мәдәният йортының тирә-ягы үзенә бер төрле ял урынына әверелгән, бирегә чәчәкләр һәм савырлар утыртылган, тематик композицияләр, фонтан, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле урнаштырылган. Ирада Хафизҗан кызы заманча шундый тирән вакыйгаларны чагылдырган мохит авыл кешеләренең ял итү сыйфатын арттыра, дип билгеләп үтте.  
Тәтешнең район мә­дәният йортында ­Ирада Әюпова һәм Рәмис Сафиуллов районның мәдә­ният хезмәткәрләре бе­лән тармакны үстерү мәсь­әләләрен тикшер­де. Рәмис Хатыйп улы Татарстан Республи­ка­сы Хөкүмәтенә район­ның мәдәният уч­реж­де­ниеләренә игътибар һәм яр­дәм күрсәтелүе өчен рәх­мәт белдерде. 

Исегезгә төшерик, узган елны “Мәдәният” илкүләм проекты һәм “Мәдәният йортларын капиталь ремонтлау” республика программасы ­кысаларында безнең районда район мәдәният йорты, Людоговка мәдәният йорты, “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге ремонтланды. Агымдагы елда Киртәле авылы мәдәният йорты капиталь ремонтланды.
Ирада Әюпова мәдәният хезмәткәрләре белән очрашуда кече шәһәрләрдә һәм авылларда мәдәни тормышның сыйфатын һәм төрләнешен арттыруга юнәлтелгән “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында чаралар үткәрү турындагы мәгълүматны җиткерде, сорауларга җавап бирде, алга таба яшьләр белән тирәнтен эшләү зарурилыгына игътибар итүгә басым ясады, мәдәният хезмәткәрләренә коронавирус пандемиясе белән бәйле онлайн тәртибендә эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Ирада Хафизҗан кызы Тәтеш ягы тарихы музе­еның “музей – театр” тө­рендә яңача уңышлы оештырылган эшенә игътибарны юнәлтте, анда тамашачылар күзәтүчеләр һәм тыңлаучылар гына түгел, программада катнашучыларга да әйләнә. 

Министр ­районыбыз башлыгына ­райондагы мәдәният ­тармагына игътибары, мә­дәният учреждениеләре коллективларына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.  ­
“Сездә искиткеч инициативалы кешеләр яши, биредәге кебек, мондый үзенчәлекне, мин сирәк күрәм. Сездә өйрәнүләр алырга мөмкин булган кешеләр яши, һәм үсеш өчен зур потенциал бар”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев