Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов хезмәт коллективлары бе­лән очра­шу башланды

    Бу атнада районның эчке эшләр бү­леге, спорт тармагы һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, урман хуҗалыгы һәм урманчылык оешмалары, механика заводы коллективлары белән очрашулар булды

    (Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов ­катнашында район җитәк­челегенең шәһәр ­оеш­ма­­­ларын­да­гы хезмәт коллективлары бе­лән очра­шуы, шулай ук райондагы авыл җир­лек­лә­рендә гражданнар җыеннары һәм ­җы­е­­лышлары башланды. 

    Бу атнада районның эчке эшләр бү­леге, спорт тармагы һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, урман хуҗалыгы һәм урманчылык оешмалары (рәсемдә), механика заводы коллективлары белән очрашулар булды. Пандемия аркасында ­ ­КОВИДка каршы таләпләрне үтәүдән тыш быел авыл җыеннарында җирлектә яшәүчеләр­нең сораулары булган хезмәтләр генә ­катнашачак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: