Cаннар һәм фактлар/
(Тәтеш, 25 июль, "Тәтеш таңнары"). Cаннар һәм фактлар
Агымдагы елның I кварталы өчен кече предприятиеләрнең әйләнеше 18 процентка артты һәм 290 миллион сумга якын тәшкил итте, мәшгульләрнең исәбе 1357 кеше (арту 101 процент).
Кече һәм урта бизнесның өлеше тулаем территориаль продуктларда 24,2 процентка артты.
“Тәтеш” аккредитацияләнгән сәнәгать мәйданчыгы актив темплар белән үсә (рәсемдә). Мәйданчык резидентлары тарафыннан I кварталда 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда 122 процентка үсеш белән 52 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Проектларны тормышка ашыруда барлыгы 193 миллион сумнан күбрәк инвестицияләнгән (2019 елда 8 миллион сумга якын). Полиэтилен торбалар җитештерүдә резидент тарафыннан эшкә 5 миллион сумнан артык инвестицияләнгән, ике катлы торбалар җитештерү буенча җайланма сатып алынган.
Республиканың Министрлар Кабинеты карары (№ 452 29.05.2019) белән җирле җир асты минераль суы территориясе төбәк әһәмиятендәге дәвалаусәламәтләндерү урыны дип танылды. Агымдагы елның февралендә Тарханда чыга торган җир асты минераль су продукциясе бизнес-миссия составында Дубайда куелды һәм майда – Шанхайда халыкара туклану продуктлары күргәзмәсендә.
Урюмнан эшкуар быел бер елда җитештерү куәте 2 мең куб метрдан артык булган евровагонка һәм борыс производствосы ачты.
Планда – чыгарыла торган продукцияләрнең төрен киңәйтү, эшче урыннарны арттыру.
Агымдагы елда элекке балык заводы базасында елга 135 тоннага кадәр җитештереп чыгару белән җәен балыгы (африка клариусы) үрчетү оештырылды, эшче урыннар булдырылды.
Тәтеш элеваторы элекке икмәк кабул итү предприятиесен яңартуга 60 миллион сумнан күбрәк кертте. Ашлыкның берьюлы саклау һәм эшкәртү күләме 54 мең тоннага кадәр тәшкил итә, эшчеләрнең исәбе –
40 кеше.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан соңгы дүрт ел эчендә 1 миллиард сумнан күбрәккә техникалар һәм җайланмалар сатып алынган. Узган елда авыл хуҗалыгы объектлары төзелешенә һәм яңартып төзекләндерүгә 57 миллион сум кертелгән. Районда хәзер 89 миллион сумга 7 яңа объект төзелә һәм 18е капиталь ремонтлана. Быел өч КФХ инде программалар буенча 24 миллион сумга якын грантлар алды.
Агымдагы елда Тәтеш кошчылык-фермерлык хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылды, анда районның 10 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 2 фермерлык хуҗалыгы кергән. Әлеге хуҗалык базасы инкубаторда каз бәпкәләре, бройлер, күркә чебешләре чыгару һәм үрчетү белән шөгыльләнә. Кош-корт көтүлеге 5 мең баш ана казны тәшкил итә. Агымдагы елда “Гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча грант акчасына (19,5 миллион сум) 80 мең каз бәпкәсенә исәпләнгән кошчылык фермасы төзелә башлаган. Планда – казларның баш санын 10 меңгә җиткерү һәм инкубатор цехы төзү.
Районда туристлык тармагы актив рәвештә үсә. Үткән елны Тәтешкә 55 меңнән күбрәк турист килгән, бу 2014 елга караганда 8 тапкырга күбрәк, су юлы белән килүче судноларның, автобус турларының саны өч тапкырга арткан.
Туристлык агымы бүгенге көндә 30 меңнән артык кешене тәшкил итә. Суднолар йөрешле 15 компания, 40тан артык туристлык фермасы хезмәттәшлеккә тартылган.
Туристлык сезонында әлеге тармакта 100гә якын кеше җәлеп ителгән.
Нет комментариев