Җәмгыять

Тәтеш спортчылар - призерлар

Безнекеләрне бел

(Тәтеш, 22 май, "Тәтеш танңары"). 
Тәтешнең стендка һәм пуля белән ату мәктәбе укучысы Геннадий Мамкин Дөнья Кубогы этабында “трап” күнегүендә көмеш медаль яулады. Спортчының тренеры – Виктор Филиппов. Геннадий Мамкин Италиядә узган Дөнья Кубогы этабында “Халыкара класс­лы спорт мастеры” нормативын үтәде.

Ирекле көрәш буенча тренер Ибраһимов Сәгыйть Гәбдерәүф улы Тәтеш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ирекле көрәш буенча Россия Беренчелегендә актив катнашканы һәм җиңү яулаганы өчен Наталья Храменкова Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Россия Кубогында (2нче этап) Тәтешнең стендка ату мәктәбе спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар: Александр Филиппов (тренеры Виктор Филиппов) һәм Иуллита Егорова (тренеры Виталий Вахтуров) “трап” күнегүендә, “микс” категориясендә 1нче урынны яуладылар; Юлия Костягина “трап” күнегүендә 1нче урынны алды; Ландыш Кварталова 3нче урынны яулады. Никита Прытков 1нче  урынны яулады, Гатауллин Тимур – 3нче урын, спорт резервы (тренеры Дмитрий Филиппов). Спортчы Софья Рыжова Россия Кубогында 1нче спорт разряды нормативын үтәде.
 


Нет комментариев