Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбе укучылары “Яңа гасыр” телеканалында “Тамчы-шоу” халыкара фәнни-танып белүле, иҗади һәм интеллектуаль конкурсында катнашты.
(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
– 6-8нче сыйныф уку-чыларының “Идел” һәм “Ялкын” командалары, логик фикерләүне таләп итә торган биремнәр үтәгәндә, төрле сорауларга җавап биреп, татар теле һәм башка фәннәр буенча белемнәрен күрсәттеләр, – дип уртаклаштылар педагоглар. – Телеконкурста уңышлы катнашканнары өчен укучылар КФУның Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен мәктәп директоры Илдар Фәткуллов “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Дипломы белән бүләкләнде.
Катнашучылар әйтүенчә, әлеге белем конкурсына мәктәп укучыларын туган тел һәм әдәбият укытучылары Румия Шәйхетдинова, Гөлнур Хәсәнова һәм Рузилә Хәмидуллина әзерләгәннәр.
Нет комментариев