Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле сорый: Хурлаган, түбәнсеткән өчен административ җаваплылык бармы?

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:

(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»). 

"Хурлаган, түбәнсеткән өчен административ җаваплылык бармы?"

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
–     Хурлаган өчен җа­ваплылык административ хокук бозу (алга таба – РФ АХБ) кодексының 5.61нче маддәсендә каралган. РФ АХБ ко­дек­сының 5.61нче мад­дә­сендә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләр, РФ АХБ кодексының 28.4нче маддәсе нигезендә, моның өчен сәбәп булган вакытта, РФ АХБ кодексының 28.1нче маддәсендә каралганча, бары тик прокурор тарафыннан кузгатыла, бу, шул исәптән, хокук бозу күренеше булуны күрсәткән мәгълү­матларның җитәрлек булуыннан тора.

Җәмгыятьтәге рухи-этик нормаларны боза торган бәхәсләр барышында яки башка төрдәге хурлау сүзләрен әйтү, прокурорга тәэсир итү чараларының барысын да кулланыр өчен дәлил була алмавы да ихтимал. 

Зыян күрүчегә карата әдәпсез рәвештәге һәм аны хурлап, кимсетеп, шәхесне түбәнсетеп әйтелгән тискәре сүзләр, РФ АХБ кодексының 5.61нче маддәсендә каралганча, административ хокук бозу составын күз уңында тота. Субъект гамәлләрендә әдәпсез рәвештәге хокук бозулар булу әлеге хокук бозу составының төп билгесе булып тора, аның булмавы хурлау кебек төрдәге гамәлләрне төшереп калдыра. РФ АХБ кодексының 5.61нче маддәсендә каралган хокук бозу составы булу яки булмау турындагы мәсьәләне хәл иткән вакытта, зыян күрүченең намусын һәм дәрәҗәсен түбәнсетү буларак шәхсән кабул итүе генә түгел, шулай ук, бу эш әдәпсез рәвештә башкарылганмы икәнлеген билгеләү дә мөһим.
Гаеплеләр өчен маддәнең санкциясе буенча административ штраф төрендә җәза каралган: гражданнарга 1дән 3 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 10нан 30 мең сумга кадәр; юридик затларга – 50дән 100 мең сумга кадәр.

Хокук бозучыга карата гражданлык-хокукый тәртиптәге таләпләр дә куелырга мөмкин. Дәгъвачы матди зыянны компенсацияләү турында судка мөрәҗәгать итә ала.
Безнең районда мондый хокук бозулар булды: 2019 елда – 1, 2020 ел дәвамында – 1. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X