Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле сорый: "Минималь хезмәт хакы  арткан, диләр. Аны  аңлатып бирегез"

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:

(Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).

– Минималь хезмәт хакы арткан, диләр. Гәҗит битендә аңлатып язсагыз иде.
Тәтешле Ольга П.

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата: 
– Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасының Эш бирүчеләр координацион советы оешмалары, Татарстан Респуб­ликасы Министрлар Кабинеты арасындагы килешү нигезендә 2020 елның  30 декабреннән Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында:
1.     Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче хезмәткәрләр өчен, федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм җирлектәге бюджеттан финансланучы оешмалардан тыш, 2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы түләве бер айга 15 мең 400 сум күләмендә билгеләнә.
2.     Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре өчен минималь хезмәт хакы түләве “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында”гы Федераль закон (№ 82-ФЗ, 2000 елның 19 июненнән) тарафыннан 2021 елның 1 гыйнварыннан бер айга 12 мең 792 сум билгеләнә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев