Тәтешлеләр өчен – яңа гыйбадәтханә
Җәмгыять

Тәтешлеләр өчен – яңа гыйбадәтханә

Тәтештә шәһәрнең Көньяк микрорайонында гыйбадәтханәне изгеләндерү булды.

(Тәтеш, 2 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 27 сентябрьдә уздырылган тантаналы гыйбадәт кы­луда чиркәү православие динендәге кешеләр белән тулды, анда Тәтеш шәһәренең Троицк чиркәве өл­кән дин әһеле Валентин Кострин гый­бадәтханәнең дин әһеле дип Максим Смирновны тәкъдим итте. Районның башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев православие динендәге тәтешлеләрне яңа чиркәүгә ия булулары белән тәб­рикләде, аларга сәламәтлек, ­иминлек теләде. Чиркәү Николай Сергеев ярдәмендә, шулай ук чиркәүгә йөрүчеләрнең садака акчасына  төзелгән.


Нет комментариев