Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр “Җиңү диктанты” яздылар

Төрле яшьтәге 500дән күбрәк шәһәрле Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына, безгә тынычлык бүләк иткән әтиләребез һәм бабайларыбызның гаять зур батырлык көче турындагы Халыкара тарихи диктантта катнашты.

Тәтештә теләге булган һәркем шәһәрдәге 1нче мәктәптә яки кадет мәктәп-интернатында узган “Җиңү диктанты”на кушыла алды, ә көн дәвамында акциядә онлайн рәвештә катнашу мөмкинлеге булды. Диктантка 45 минут бүлеп бирелде һәм ул төрле дәрәҗәдәге катлаулылыктагы 25 сораудан торды.

–     Мондый чаралар бик мөһим. “Җиңү диктанты” Бөек Ватан сугышында чын җиңүче кем булуын аңларга мөмкинлек бирә. Сораулар уңышлы сайлап алынган, алар сугыш тарихын, имтиханнарга һәм контроль эшләргә аеруча да тирәнтен өйрәнүгә йогынты ясый. Биремнәр төрле дәрәҗәдә. Барлык сорау­ларга да дөрес җавап бирдем дип уйлыйм, югыйсә кайчагында кыенлыклар килеп туса да. Һәр бирем буенча өстәмә мәгълүматлар бирелүе яхшы. Мәктәп укучыларының кызыксынучанлыгы күренде, – дип уртаклашты Тәтештәге 1нче урта мәктәп укытучысы Юрий Мышев. 
“Җиңү диктанты” – үсеп килүче буынны ва­танпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән халыкара акция. Ул 2019 елдан бирле үткәрелә. “Җиңү диктанты” Татарстанда быел 160 мәйданчыкта узды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев