Тәтешлеләр кайнар линиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр
Җәмгыять

Тәтешлеләр кайнар линиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр

Агымдагы елның май аенда Тәтештә кайнар ли­ниягә ялгыз һәм ялгыз яшәүче ­пенсионерлардан 16 мө­рәҗәгать керде.

(Тәтеш, 17 май, "Тәтеш таңнары").  “Тәтеш балкышы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хәбәр итүенчә, азык-төлек, медикаментлар, беренче чиратта кирәк булган әйберләр сатып алу һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү турында шалтыратулар булды.

Белешмә: кайнар линия эшли башлаганнан бирле 135 телефон шалтыратуы эшкәртелгән. 72 консультация үткәрелгән һәм 63 волонтер, социаль, профсоюз оешмалары хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан кирәкле әйберләр китерелгән.
 


Нет комментариев