Җәмгыять

Тәтешлеләр нәрсәне узган ел вакыйгасы дип саный?

Подписчикларның күбесе шулай ук 2019 елда аграрийларның рекордлы уңышына һәм икмәк кабул итү предприятиесе ачылуына якынча бер үк санда үз тавышын бирде.

(Тәтеш, 13 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Яңа ел каникулы барган көннәрдә безнең басманың социаль челтәрләренең берсендә тавыш бирү уздырылды: абунәчеләргә Тәтеш районында 2019 елда аларның нинди вакыйганы ел вакыйгасы дип атый алулары турындагы сорауга җавап бирергә кирәк булды.

Тәкъдим ителгән тугыз төрдән (унынчысы – үзеңнеке), алар арасында мунча төзү, күп фатирлы йортларны, мәдәни-күңел ачу үзәген ремонтлау һәм район өчен башка мөһим вакыйгалар бар иде, күзәтеп баручыларның барыннан да күбрәге шәһәр буасын төзекләндерүне узган елның вакыйгасы буларак сайлады. 

Подписчикларның күбесе шулай ук 2019 елда аграрийларның рекордлы уңышына һәм икмәк кабул итү предприятиесе ачылуына якынча бер үк санда үз тавышын бирде.

Сезнең “Тәтеш таңнары”


Нет комментариев