Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр тиздән санлы тапшыруга күчәчәк

    Татарстандагы телевизор караучылар өчен 14 ­октябрьдән яңа телевизион эра – 20 федераль каналга санлы эфир тапшыруына күчү була.

    (Тәтеш, 18 август, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова).  Әлеге хәл ничек узар, Тәтеш районындагы телевизор караучылар өчен нинди үзенчәлекләр килеп чыгарга мөмкин – Тәтеш телеүзәге начальнигы Венер Мостаев боларның барысы хакында безнең гәҗиткә интервью биргәндә сөйләде.

    – Венер Мөхәммәтович, әйтегез әле, зинһар, санлы тапшыруларга күчү турындагы карар кайчан кабул ителде?

    – Россиядә теле-, радиотапшыруларны үстерү турындагы федераль максатчан программа 2009 елда кабул ителде, анда санлы эфир тапшыруларына күчү хакында игълан ителде. Халыкны колачлап алу кимендә 95 процент булырга тиеш. Моның өчен Татарстанда һәм безнең районда яңа җайланма җыелды. Һәм инде 2013 елның 30 октяб­рендә Тәтештә санлы телетапшырулар кабызылды. Шул вакыттан алып Тәтештә, Татарстанның барлык зур шәһәрләрендәге кебек, аналог та, “санлы” да бер үк вакытта эшли. Әмма бүгенге көндә Россия Хөкүмәте тарафыннан аналог тапшыруларның искергән сис­темасын планлы рәвештә акрынлап өзү турында карар кабул ителде. Татарстанда әлеге яңарыш 2019 елның 14 октябреннән планлаштырылган.

    – Санлы тапшыруга күчкәч, ­Тәтештәге телевизор караучыларда нәрсәләр үзгәрәчәк?

    – Беренче чиратта эфирда карый алырлык телеканаллар артачак. Бушлай 20 федераль канал карап булачак. Моннан тыш, санлы телевидениене кабызган вакытта сурәтләр аеруча да ачык булачак һәм бернинди тоткарлыклар булмаячак диярлек. Санлы телеканалларны DVB-Т2 стандартында санлы сигнал кабул итүче телевизион приемник аша карарга мөмкин. Әгәр телевизор 2013-2014 елларга кадәр чык­кан “иске” үрнәктәге булса (DVB-Т2 стандартында кабул итү мөмкинлеген техник язудан белә аласыз), ул чакта аңа өстәмә санлы прис­тавка-ресивер кирәк, алар сәүдә челтәрләрендә сатыла. Аның белән барлык “иске” телевизорлар эшли ала.

    – Телевизор, приставка бар икән инде һәм аннары нәрсә?

    – Аннары кабызырга һәм антеннаны дөрес юнәлешкә куярга кирәк. Өстәвенә антенна бүлмәнеке (әгәр кабул итү шартлары мөмкинлек бирсә), тышкы яки коллектив (күп катлы йортларда) булырга мөмкин һәм якындагы телевизион ретрансляторга юнәлдерелергә тиеш. Тәтеш районында беренче һәм икенче мультиплекслы санлы телеканалларны кабул итү Тәтештә, Олы Тормыда, Кадышта 43 һәм 60 ТВКга урнаштырылган өч телевизион станциядән тормышка ашырыла. 

    – Райондагы барлык торак пункт­ларда да санлы тапшырулар кабул итеп булачакмы?

    – Халыкны санлы тапшырулар белән колачлау безнең районда 99,23 процент тәшкил итә. Өч авылда: Кызыл Күл, Пищемар, Келәш торак пунктларында санлы тапшырулар карау кыенлыгы белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Кайдадыр антеннаны иң биеккә күтәрү һәм трансляция башнясына төгәл юнәлешне урнаштыру белән мәсьәләне чишәргә мөмкин. Моннан тыш, спутник җайланмасын файдаланырга була. Әлеге торак пунктларда яшәүчеләр дә телевидение­не карый алсын өчен, хәзерге вакытта мөмкин булган барлык төрләре карала.

    – Төбәк телеканалларын нинди язмыш көтә?

    – Төбәк каналлары үз язмышын үзләре хәл итәчәк. Теләкләре булганда, телеканаллар тапшыруларны 2019 елдан соң да аналог төрендә дәвам итә ала дигән фаразлар бар.

    – Санлы эфир тапшырулары турындагы мәгълүматны тагын кайдан алырга була?

    – Сез тапшыручы барлык станцияләрне карый аласыз, аларның колачлау зоналары карта.ртрс.рф сайтында бар, rtrs.ru сайтына керергә, смотрицифру.рф сайтында “санлыга” күчү үзенчәлекләре тулы итеп язылган (приставканы ничек сайларга, аны кайдан сатып алырга һәм ничек кабызырга икәнлеге), шулай ук төгәлсезлекләрне бетерү буенча видеоинструкция дә урнаштырылган. Санлы телевидение турында тагын да күбрәк РТРЧның 8-800-220-20-02 кайнар линия­се буенча бушлай белергә мөмкин.

    – Тулы мәгълүмат бирүегез өчен рәхмәт.

    – Телевидение программаларын рәхәтләнеп карарсыз диясе килә.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: