Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр өйдән чыкмыйча гына паспорт рәсмиләштерә алалар

    Шәхсилекне раслаучы документны алуга вакытны сарыф итмәс өчен, гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталына язарга мөмкин.

    Моның өчен https://www.gosuslugi.ru/ сайтына теркәлергә, порталда тәкъдим ителгән анкетаны тутырырга (сайтның төп битендәге өске почмактагы "Шәхси кабинет" сылтамасы буенча - "Теркәлү процедурасы"на күчәргә) һәм "Шәхси кабинет"ны активлаштыруга код алырга кирәк. Шуннан соң рәсмиләштерү өчен кирәкле хезмәтне сайлау һәм гариза бирү зарур, барлык билгеләрне өстәмә тутырып, аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге миграция пунктына юлларга.
    Электрон рәвештә гариза бирү болай кабул итү белән чагыштырганда өстенрәк булып тора. Ул дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү вакытын кыскарта, аларны бер тапкыр баруда алырга мөмкинлек бирә, кәгазь бланкларны тутырырга кирәкми.
    Сез www.gosuslugi.ru сайтын файдаланып, документ әйләнешен тиз һәм аралашмый гына алу мөмкинлегенә ия буласыз, өстәвенә вакытны да сарыф итмисез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: