Тәтешлеләргә иҗатларын бүләк итәләр
Җәмгыять

Тәтешлеләргә иҗатларын бүләк итәләр

25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»). Җәмәгать тормышында мәдәниятнең роле бәяләп бетергесез, анда кеше тормышы, димәк, бөтен җәмгыять тормышы үтә һәм мәдәният шул тирәлек булып тора.

Тәтеш районы мәдәният хезмәт­кәрләре мәдәният һәм сән­гать өлкәсендә, музей эшендә ял итү эшчән­леген үстерәләр, рай­онның та­рихи-мәдәни мирасын сак­лыйлар, мәгълүмати, китапханә ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итәләр, тәтешлеләрнең музыкаль, сәнгать белеме турында кайгырталар.  Яшь буын иҗади хезмәткәрләр өлкәннәрнең, абруйлы остазларның   тәҗрибәсен үзләштерә, үз эшчәнлеген төрле юнәлешләр буенча үстерә. Безнең районның мәдәният учреждениеләре гаилә ялы үзәге булып тора һәм ­традицион кыйм­мәтләрне алга этәрә.


ТӘТЕШ РАЙОНЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ТАРМАГЫ САННАРДА ҺӘМ ФАКТЛАРДА
Мәдәният өлкәсендә 263 кеше эшли. 
88 мәдәният учреждениесе эшли. Алар тарафыннан 2020 елда 4,5 меңнән артык чара уздырылган, шул исәптән ­социаль челтәрләрдә дә. 
Китапханәләр тарафыннан 15 меңнән артык кулланучыга хезмәт күрсәтелгән.
Тәтеш ягы тарихы музее 2020 елда 65 теплоход, 140 автобус турын кабул иткән (58 мең турист). 
Балалар сәнгать мәктәбендә 240 кеше белем ала.
Мәдәни-күңел ачу үзәге тарафыннан узган ел 628 киносеанс уздырылган, шул исәптән авылларда да.
Киртәле авылы мәдәният йортын капиталь төзекләндерүдән соң ачу – 2020 елның мөһим вакыйгасы булды.
Быел Келәш авылының мәдәният йортын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев