Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр “Илһам” сәнгать иҗаты XIV ачык төбәкара фестиваль-конкурста уңышлар

Балалар сәнгать мәктәбеннән музыка бүлеге укучысы Белов Макар конкурсында катнашты.

(Тәтеш, 26 май, "Тәтеш таңнары"). 2020 елның 2нән алып 9 апрельгә кадәр Чебоксар шәһәрендә Чуваш Республикасы Мәдәният министрлыгының “Чуваш республика мәдәният училищесы (техникум)” БПОУ базасында чуваш Республикасының Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы тарафыннан оештырылган XIV  “Илһам” сәнгать иҗаты ачык төбәкара фестиваль-конкурсы үткәрелде.

Жюри составына Чуваш Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, сәнгать иҗатының төрле жанрларында әйдәп баручы белгечләр, иҗади белем бирү учреждениеләре педагоглары керде.

Балалар сәнгать мәктәбеннән музыка бүлеге укучысы Белов Макар конкурсында катнашты. Программа төрле жанрдагы ике әсәрдән торды. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Инструменталь иҗат. Фортепиано. Соло” икенче яшь категориясендә Макар I урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Укытучысы Баландина Е.Ю. конкурста катнашучыны һөнәри яктан әзерләгән, инструменталь иҗатны үстерүгә лаеклы өлеш керткән өчен һәм Чуваш Республика мәдәният училищесының 75 еллыгы уңаеннан оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X