Тәтешләр: Мин яратам сине, Россия!
Җәмгыять

Тәтешләр: Мин яратам сине, Россия!

12 июнь – Россия көне. 

(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таннары").

Лариса Паргереева, Кошки-Новотимбаево:
– Россия – мин туган һәм үскән күпмилләтле бөек ил. Россия гаять зур территорияне колачлый, табигый байлык­ларга бай. Әмма Россиянең төп байлыгы – ул кешеләр! Үзенчәлекле, ачык күңелле, сәләтле кешеләр! Мин үз Ватанымны яратам һәм аның бөеклеге белән горурланам.

Рушания Камалиева, Тәтеш:
– Россия көне дәүләт бәй­рәме генә түгел, ул россия­ле­ләрнең бердәмлеге көне дә. Бу көнне без барыбыз да төрле милләт халыклары, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лап, тыныч яшәүче бөек ил гражданнары булып торуыбызны искә алырга тиеш.

Марина Кирилина,Монастырский:
– Россия минем өчен – ул ми-
­­­нем Ватаным, минем йортым. Биредә мин һәм минем бөтен гаиләм яши. Илемне яратам һәм хөрмәт итәм. Россия көне минем өчен – азатлык, бердәмлек һәм тынычлык бәйрәме. Мин бөек илдә тууым һәм үсүем белән горурланам.

Марина Кудашова, Килдеш:
– Россия көне – минем өчен Ватаным көне, ул бөтен буын һәм барлык милләт кешеләрен берләштерү символы, ул бөек тарихка карата горурлык һәм хөрмәт хисе, илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тәрбияли. 


Нет комментариев