Социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре тәмәкедән Халыкара баш тарту көне уңаеннан шәһәр урамнарына “Никотинны витаминга алмаштыр” акциясе белән чыкты.
(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таңнары"). Акциянең максаты – кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен киң тарату. Үзәк белгечләре тәмәке тарткан килеш үтеп барган кешеләр янына килеп, аны җиләк-җимешкә алмашырга тәкъдим иттеләр. Бу өндәүгә кешеләр төрлечә тәэсир итте: кемдер тәкъдимгә игътибар бирми генә читләтеп үтеп китте, ә кемдер тәмәкене ирекле рәвештә җиләк-җимешкә алмашты. Акция барышында җыеп алынган барлык тәмәке юк ителде.
Нет комментариев