Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
(Тәтеш, 12 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
– җирле үзидарә органнарында озак еллар тырыш хезмәте өчен район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна;
– Тәтеш районының агросәнәгать комплексын үстерүдә керткән зур өлеше өчен “Авангард” ҖЧҖ агрономы Калашников Анатолий Владимирович;
– үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткәне өчен “Миләшкәй” балалар бакчасы” МББУ мөдире Лубганс Татьяна Николаевна;
– Тәтеш районы мәдәниятен үстерүдә ярдәм иткәне өчен эшкуар Тимофеев Володар Аркадьевич;
– җирле үзидарәне үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Келәш авыл җирлеге башлыгы Халиков Илдар Фәһим улы.
Нет комментариев