“Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны бетерү буенча чаралар турында”гы ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертелде.
(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таңнары").
! 8 июньнән җәмәгать урыннарында битлексез йөрү рөхсәт ителә, ләкин кибетләрдә, җәмәгать транспортында, таксида элеккечә үк битлек-перчатка кию тәртибе гамәлдә.
! Татарстандагы шифаханәләр 8 июньнән Роспотребнадзорның өстәмә белдерү кәгазе һәм барлык күрсәтмәләрне үтәү шарты белән ял итүчеләрне кабул итә ала.
! 11 июньнән җәмәгать туклануы биналары ачык һавада – җәйге верандаларда һәм терассаларда аерым бер шартларны үтәп кешеләрне кабул итә ала: өстәлләр аралыгы 1,5 метр ераклыкта, су белән тәэмин ителеш һәм канализация системалары үзәктән тоташтырылган булырга тиеш.
! 15 июньнән күп функцияле үзәккә өстәмә язылып тормый гына барырга мөмкин.
“Коронавирусның миңа ничек итеп сабак биргәнлеге турындагы фикерләрем белән уртаклашасым килә. Чир сәламәтлекнең, туганнарның һәм дусларның кадерен белергә өйрәтте, – дип яза тәтешле Елена П. – Без гаиләбез белән кибетләргә йөрүне сирәгәйттек, тирә-юньдәгеләр белән бер метр ераклыкны үтибез. Сумкада һәрчак дезинфекцияли торган салфеткалар йөртәбез. Җәмәгать урыннарыннан кайткач, кулларны сабынлап юабыз. Ниһаять, мин кулым белән биткә, авызга, борынга, күзләргә кагыла торган гадәтемне бетердем – вирус шул рәвешле организмга эләгергә мөмкин. Дезинфекцияләү салфеткасы белән сумканы, телефонны сөртәм.
Фатирда бүлмәләрне даими җилләтәм, дезинфекцияләү әйберләре белән дымлы җыештыру ясыйм, битлек һәм перчатка кияргә онытмыйм, саклану чараларын үтим. Яраткан район гәҗите белән дә уртаклашасым килде. Иммунитет көчле булсын өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, туйганчы йокларга, дөрес тукланырга кирәк.
Гадәти профилактик кагыйдәләрне үтәү безгә ярдәм итәчәк, дип ышанам. Әлеге вәзгыять кайчан да булса тәмамланачак”.
фото: pixabay.com
Нет комментариев