Тәтештә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр
Җәмгыять

Тәтештә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Тәтештә Россия Хәр­би-диңгез флоты көненә багышланган “Диңгез державасы уллары” дигән тантаналы митинг узды.

(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таннары"). Бүгенге бәйрәм – үзен­чәлекле, быел даими флот оешуга 325 ел тула.

Якшәмбе көнне шә­һәре­безнең Дан мемориалы ­янында илебезнең Хәрби-диңгез флоты сафларында хезмәт иткән тәтешлеләрнең флот берләшмәсе җыелды.
Җыелучыларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән сәламләү сү­зе белән аның урынбасары Евгений Курков мөрәҗәгать итте: 
– Флот тарихы – диңгез елъязмасы гына түгел, ә Россиянең дәүләт даны да. Тәтеш рай­онында яшәүчеләр арасында тормыш юлын диңгез флоты белән бәйләгән һәм бәйләүче  кешеләр аз түгел. Сезне ­Россия Хәрби-диңгез флоты оешуга 325 ел тулу белән котлыйм, барыгызга да нык сәламәтлек, көндәлек эшчәнлегегездә уңышлар, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга бәхет ­телим.

Аның котлауларына Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин да кушылды. 
– Хәрби диңгезчеләр – көчле рухлы гына түгел, алар физик һәм рухи яктан да әзерлекле кешеләр. Россиянең Хәрби-диңгез флоты – көчле дәүләт символы һәм тыныч тормыш гаранты булып тора, – диде ул.

Тәтеш районы Хәр­би-диңгез флоты ве­теранна­рының иҗти­магый советы рәисе Михаил Мечтанин ­Россия флотының барлыкка килүе турында искә төшерде, бүген бу дөньяда иң көчле флот, дип билгеләп үтте һәм диңгезчеләргә хәвеф-хәтәрләрсез йөзүләрен теләде.
Һәлак булган сугышчыларны искә алу йөзеннән Дан обелискына гирляндалар салу тантанасы булды, Мәңгелек утка кызыл канәферләр салынды.
Бәйрәм кысаларында флотта хезмәт иткән тәтешлеләрне “Россия Хәрби-диңгез флотына 325 ел” юбилей медале белән бүләкләү тантанасы булды.

Митингтан соң диң­гезчеләр РФ һәм Хәрби-диңгез флоты флагларын бизәгән ав­томобильләр­гә утырдылар һәм шә­һәр буйлап автойөреш ­оештырдылар.
 


Нет комментариев