Тәтештә Хәтер һәм кайгы көне узды
Җәмгыять

Тәтештә Хәтер һәм кайгы көне узды

1941 елның 22 июнендә таң атканда Бөек Ватан сугышы башлана – бу көн безнең ил тарихына иң фаҗигале көннәрнең берсе буларак кертелгән.

(Тәтеш, 23 июнь, "Тәтеш таннары"). 
21 июнь кичендә тәтешлеләр “Хәтер шәме” акциясендә катнаштылар. Шәһәр халкы сугыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызды.

Ел саен Тәтештә, Дан мемориалы янында, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг уза, анда кешелек ­тарихында иң канкойгыч сугыш башлануы турында искә алалар.

– Дистәләрчә еллар дәвамында без сугыш авырлыкларын кичер­гән кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Алар турында хә­тер  безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк, – диде безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алып, Дан обелискына гирлянда һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.


Нет комментариев