Район мәдәният йорты бинасы янындагы мәйданга килгән барлык кеше дә коймак һәм пироглар белән сыйланды.
(Тәтеш, 9 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә "Масленица" дигән бәйрәм чарасы узды.
Шәһәр халкы һәм кунаклары театральләштерелгән тамаша, үзешчән сәнгать артистлары катнашында концерт программасы, күңелле уеннар һәм спорт ярышлары шаһиты булдылар.
Район мәдәният йорты бинасы янындагы мәйданга килгән барлык кеше дә коймак һәм пироглар белән сыйланды. Бәйрәмнең онытылмас мизгеле Май чабу карачкысын яндыру булды. Бәйрәм чарасында актив катнашканнары өчен "Әкият" балалар бакчасы, Тәтеш кадет интернат-мәктәбе һәм Тәтеш татар урта мәктәбе коллективлары бүләкләнде.
Безнең фоторепортаж вакыйгалар урыныннан сылтама буенча: http://tetyushy.ru/photo/prazdnichnoe-narodnoe-gulyane-shirokaya-maslenitsa-v-tetyushakh
Нет комментариев