2021 елда Тәтеш районы уку йортлары укучылары олимпиадаларның йомгаклау һәм төбәк этапларында 25 призлы урын яуладылар (узган ел – 11).
(Тәтеш, 24 март, «Тәтеш таңнары», Елена Викторова, автор фотосы). Районда укучыларны – Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау һәм төбәк этаплары призерларын һәм аларның педагогларын бүләкләделәр.
2021 елда Тәтеш районы уку йортлары укучылары олимпиадаларның йомгаклау һәм төбәк этапларында 25 призлы урын яуладылар (узган ел – 11).
Тәтештәге 1нче, 2нче мәктәпләр, татар мәктәбе, кадет интернат-мәктәбе, Алабирде, Олы Тархан, Киртәле, Тоншерма мәктәпләре укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Бүләкләү тантанасы Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында өстәмә белем бирү үзәгендә узды.
– Татарстанда белем бирү сыйфаты Россиянең башка төбәкләренә караганда югарырак. Бу сезгә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә. Тырышып эшләгез һәм бирешмәгез. Укытучылар һәм ата-аналар ярдәме белән сезнең барысы да яхшы булачак, – дип мөрәҗәгать итте Рәмис Хатыйп улы балаларга.
Тәтеш татар мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Гөлназ Гыймадиева – биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры. Кызны укытучы Гөлфия Хөснетдинова әзерләгән.
– Бүгенге кебек бүләкләү тантаналары бик мөһим. Алар балаларга зур этәргеч бирә, алар үзләрен йолдызчыклар итеп тоялар, – диде Гөлфия Мәҗит кызы.
Олы Тархан мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Илмир Чумарин – татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры.
– Миңа әзерләнергә укытучы Зөлфия Дамировна Маштыева булышты. Мондый дәрәҗәдәге олимпиадада беренче тапкыр җиңдем, шулай ук олимпиадаларның муниципаль этапларында да уңышларым булды. Мондый тантаналы чаралардан соң тырышып укыйсы һәм җиңүләргә ирешәсе килә, – дип уртаклашты Илмир.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан мәктәп укучылары бүләкләр алдылар, аларның остазлары – акчалата премияләр.
Балалар һәм укытучылар район башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев