Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә яшәүче хатын-кыз алдакчыларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән

    Төрле профилактик чараларга карамастан, Тәтеш районы халкы алдакчылар ятьмәсенә эләгүен дәвам итә.

    (Тәтеш, 2 сентябрь, "Тәтеш таннары"). Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хәбәр итүенчә, август ае башында аларга 1964 елда туган шәһәрле мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз әйтүенчә, аңа билгесез номердан шалтыратканнар: элемтәгә кергән кыз үзен РФ Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча Баш тикшерү идарәсе хезмәткәре Юлия Ермилова буларак таныштырган. Ул зыян күрүчедән, аның Анатолий Гришанин белән танышмы икәнлеге хакында кызыксынган. Шәһәрле әлеге ир белән таныш булмавын әйткән.  
    – Хатын-кызлар аралашып киткәннәр, шул вакытта ул тәтешлегә, ниндидер Анатолий Гришанинның, янәсе дә хатын-кызның хастаханәдә дәвалануын һәм аңа акча таләп ителүен белдереп, аның исеменә банкта ышаныч кәгазе һәм документлар тапшыруын хәбәр иткән. Шалтыратучы әйткәнчә, банк  хезмәткәре, дөреслеккә шикләнеп, тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Аннары кыз шәһәрлегә банк белән проблемалары, нинди дә булса кредитлары яки кертемнәре бармы икәнлеге хакында берничә сорау биргән. Шуннан соң зыян күрүче белән банк хезмәткәрләре элемтәгә керәчәк, дип вәгъдә иткән. Сөйләшү шуның белән тәмамланган, – дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре.

    Тәтешлегә чынлап та берничә секундтан соң шалтыратканнар. Ир-ат үзен банк хезмәткәре Дмитрий Чайковский дип таныштырган. Ул хатын-кызга банкка барырга һәм шәхси счетын ябарга кирәклеген әйткән. Җавап итеп ул моны тиз генә эшләп булмавын, чөнки аның счетында зур суммада акча барлыгын хәбәр иткән. Шалтыратучы аңа, бу очракта банк рөхсәт иткән сумманы алырга, әгәр дә бу мөмкин булмаса, гаризаны рәсмиләштерергә һәм икенче көнне көтәргә кирәк дигән.

    Шәһәрле ашыгырга булган һәм шунда ук банкка киткән. Ул счетыннан 973 102 сум акча алган, өенә кайткан һәм банкның алдакчы хезмәткәренә үзе ­шалтыраткан. 

    – Тәтешле аның күрсәтмәсе буенча, шәһәр банкоматларының берсенә юнәлгән. Акчаны күчерә алмагач, хатын-кыз янәшәдәге кибеттәге сатучыдан ярдәм сорарга булган. Ир-ат моңа каршы булуын, алай эшләргә кирәкми дип җавап биргән һәм башка банкоматның адресын әйткән. Шәһәрле шунда киткән. Банкның алдакчы хезмәткәре акчаларны 19 счетка күчерүне таләп иткәнлектән, берникадәр кыенлыклар килеп чыккан, һәм хатын-кыз тулаем суммадан, баштарак нибары 8780,49 сум гына күчерә алган. Шалтыраткан ир-ат әлеге вакытта аның белән элемтәдә торган. Шәһәр банкоматларының берсендә генә ул алдакчыларга акча күчерә алган. Өстәвенә, хатын-кызның үтенече буенча, бер банкның җирле бүлекчә хезмәткәре аңа ярдәм иткән, – дип хәбәр итәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре.

    Шулай итеп, Тәтешле төрле счетларга 560 мең сум акча күчергән, шалтыратучыга калган сумманы икенче көнне күчерергә вәгъдә иткән.

    Хатын-кыз алдакчылар ятьмәсенә эләгүен бары тик иртә белән генә аңлаган һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
    Хөрмәтле Тәтеш районы халкы! Уяу булыгыз, үзегезне алдарга юл куймагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: