Һәр кешенең Туган иле бар.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Данил Куркин, Олы Тархан урта мәктәбе, Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Һәм бу төшенчә шулкадәрле зур, аны һәркем үзенчә аңлый. Ватан кем өчендер – ул туып-үскән һәм аның балачагы узган йорт, башкалар өчен – туган авыл яки шәһәр, ә кайберәүләр өчен – бөтен дөнья. Минем Ватаным – минем туган ягым, минем Россия, минем Татарстан. Мин Тәтеш районы Олы Тархан авылында яшим. Миңа республикам бик ошый, мин аның истәлекле урыннары белән горурланам, болар: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Казандагы Бауман урамы, Вселенский чиркәве, Раифадагы Богородица монастыре. Татарстан аша Идел елгасы ага. Ул җир йөзендәге иң зур елгаларның берсе.
Безнең гаилә үзенең Ватанын ярата һәм кайгырта. Бабаем Куркин Мәүлет Бөек Ватан сугышында катнашкан, җиңү яулап кайткан! Әбием Куркина Галимә сугыш вакытында авылыбызда тракторчы булып хезмәт куйган. Бу кечкенә, утын ягып эшләүче трактор булган. Аңа бик авыр булса да, чын күңелдән тырышкан. Әби солдатларның икмәкләре булсын өчен, аларга ярдәм итәргә теләгән. Аларга җылы булсын өчен, өйдә оекбашлар һәм бияләйләр бәйләп, фронтка җибәргән.
Мин үземнең гаилә белән горурланам һәм Татарстанның алгарышы өчен барысын да эшлим!
Нет комментариев