Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Тәтештә булды.
(Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таннары"). Туризм өлкәсе – ул, беренче чиратта, җанлы әңгәмә һәм якты тәэсирләр алу мөмкинлеге. Ә Тәтеш төбәгенең археология, архитектура, табигать һәм тарихи һәйкәлләре безнең район халкында да, килүче туристларда да зур кызыксыну уята. Бу хакта Тәтеш ягы тарихы музеендагы фикерләр китабында кунакларның шәһәребезнең матурлыгына, истәлекле урыннарына, үткәргән эчтәлекле экскурсияләренә, якташларыбызның ачык йөзле булуына соклану сүзләре белән язып калдырган күпсанлы фикерләре сөйли. Шуңа да туризмны алга таба үстерү буенча мөмкинлек зур.
Безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова белән бергә Сергей Ивановка дәүләт финанславы ярдәме белән Тәтеш районында туризмны үстерү буенча тормышка ашырырга мөмкин булган яңа идеяләрне тәкъдим иттеләр. Алар арасында – Тәтешнең Төньяк микрорайонында ярны төзекләндерү проекты: күзәтү мәйданчыгы һәм башня, аларга юллар төзү; шулай ук Тәтеш районы территориясендә глэмпинглар төзү проекты (“глэмпинг” – кемпингның яңа төре, экологик туризм).
Сергей Ивановка тәкъдим ителгән проектларны тормышка ашыру тәтешлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен яңа җәлеп итү нокталары булдыруга юнәлтеләчәк. Проектлар өстендә эш – туризмны үстерү буенча район программасы кысаларында алып барыла.
Эш сәфәре барышында Сергей Евгеньевич шәһәрнең Төньяк микрорайонында яр буе полосасын карады, Олы Тарханда минераль су чыгару һәм тутыру заводында, Тәтеш төбәгенең Балыкчылык тарихы музеенда булды.
Тәкъдим ителгән проектлар Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе тарафыннан карап тикшерүгә алынды.
Бүгенге көндә Вшиха тавында федераль конкурста откан проект кысаларында төзелеш эшләре башланды. Хәзерге вакытта пристаньнан шәһәргә кадәрге иске баскыч сүтелгән. Бу участокта эш дәвам итә.
Бу ел башыннан Тәтеш шәһәренең истәлекле урыннарында 60 меңнән артык кеше булды. Безнең шәһәр туристлар белән 50 теплоход һәм 80 автобус туры кабул итте. Туристлык сезон дәвам итә.
Нет комментариев