Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тырышлык һәм түземлек – яхшы уку нигезе

Районның урта белем бирү йортларын 24 укучы бик яхшыга тәмамлады.

(Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таңнары"). Быел мәктәптәге соңгы кыңгырау Тәтеш районы мәктәпләренең 94 унберенче сыйныф укучысы өчен чыңлады.
Районның урта белем бирү йортларын 24 укучы бик яхшыга тәмамлады.

Тәтештәге 1нче урта мәк­тәпнең унбер чыгарылышы медальгә ия булды. Без алар белән аралаштык һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ничек ирешүләре турында белдек.

Алинә Әхәтова: “Мин бик яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә, һичшиксез, педагогларыбыз зур роль уйнады дип саныйм, алар һәрвакытта укучылар яклы булды, уку барышына зур тырышлык һәм теләк белән өйрәттеләр”.

Алина Биктеева: “Бик яхшы билгеләренә генә укучы булу бөтенләй дә кыен түгел. Мин үземнең мөмкинлекләрдән чыгып укыдым, шулай да чыгарылыш сыйныфында медаль өчен максат куеп тырыштым, чөнки югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар буласын белдем. Миңа һәм сыйныфташларыма класс җитәкчебез Лилия Гомәр кызы Мөхәммәтшина булуы белән уңыш елмайды. Аның җитәкчелегендә без барлык кыенлыклар аша уздык һәм алгы казанышлар өчен бик яхшы старт алдык, әгәр тормышта нәрсәгә дә булса ирешергә теләсәң, ихтыяр көчең һәм максатчан булырга кирәк. Барысы да кешенең үзеннән тора”.

Сабина Вәлиәхмәтова: “Мәк­тәпне бик яхшыга ничек тәмамлап чыгып булды соң? Моны бары тик мин үзем шулай теләдем. Әгәр дә нәрсә дә булса теләсәм, һәрвакытта шуңа ирешәсемне белдем. Максат куйдым һәм аңа ирештем! Башлангыч сыйныфларда миңа математика җиңел бирелде, хәтта олимпиадаларда катнаштым. Урта мәктәптә барлык төгәл фәннәрне: химия, физика, информатиканы яхшы аңлый башладым. Әмма унынчы сыйныфта чакта математика иң яхшысы икәнлеген аңладым. Мәктәп программасыннан тыш, шулай ук башка материалны да өйрәндем. Киләчәккә аерым бер планнар юк, һәм, әгәр дөресен әйткәндә, кайсы өлкәдә үсәргә теләвемне, әлегә кадәр төгәл билгели алмыйм. Бу фәнни эшчәнлек тә, хореография дә, яки бөтенләй дә башка өлкә кебек. Ләкин мин әлегә фәнне сайладым. Алга таба карарбыз”.

Анастасия Давыдова: “Аттес­татны бик яхшы билгеләренә алу минем башлангыч сыйныфлардан ук куелган максатым иде. Киләчәктә уңышларга ирешер өчен, һәрвакытта тырышырга кирәк. Миңа әти-әнием ярдәм итте, авыр чакларда булыштылар, күңелемне төшермәскә урын калдырмадылар. Безнең мәктәп укытучылары да мөһим роль уйнады: алар безне һәрвакытта аңладылар. Барлык фәннәргә бертигез әзерләндек, шулай да 11нче сыйныфта тапшыра торган фәннәргә күбрәк әзерләндем”.

Әдилә Җәләлетдинова: “Ихтыяр көче һәм үҗәтлек нәрсә соң? Минем карашымча, нинди дә булса максатларга ирешергә теләгән һәр кеше күрсәтергә тиешле сыйфатлар ул. Мәктәптә 11 ел эчендә мин яхшы укыдым, чөнки алтын медаль аласым килде. Әйе, кайчак­ларда авыр булды, ләкин без төшенкелеккә бирелмәдек. Шушы барлык елларда искиткеч сыйныф җитәкчебез һәм бик яхшы кеше Лилия Гомәр кызы Мөхәммәтшина зур этәргеч бирде, безне хуплады, безнең остазыбыз һәм дустыбыз булды. Ә беренче укытучыбыз Людмила Анатольевна Аввакумова безгә, беренче сыйныфларга, укуга чиксез кызыксыну уятты. Безнең мәктәптәге һәр көнебез файдалы, күп төрле булды, аларның һәркайсы безнең өчен күбрәк белү, тәҗрибә туп­лау мөмкинлеген бирә торган үзенчә бер төрле дәрес иде. Нәкъ тә шуңа күрә мин тормышымдагы әлеге бәхетле, борчусыз вакытларны беркайчан да онытмаячакмын”.
 

Мария Мурлатова: “Миңа хыялланган кызыл аттестатны алырга, беренче чиратта, киләчәктә аның зур булышлык булып торуын аңлау ярдәм итте. Әлбәттә инде, мин әти-әниемә түземлекләре, булышлыклары, аңлаулары, башлангычларымда ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле. Кайсы дәресләрнең җиңел бирелгәнлеген әйтә алмыйм, барысына да җитди карарга һәм үзем булдыра алганча әзерләнергә тырыштым, шулай да имтихан бирергә ниятләгән фәннәргә күбрәк басым ясадым”.

Валерия Мусолина: “Иң мөһиме – үз алдыңа максат кую һәм аңа ирешү. Безнең  сыйныф җитәкчесе Лилия Гомәр кызы Мөхәммәтшина һәрвакытта безгә авыр чак­ларда ярдәм итте һәм файдалы киңәшләрен бирде”.

Ләйсән Мөхәммәтшина: “Уку миңа үземнең тырышлыгым һәм түземлегем аркасында җиңел бирелде. Әниемнең ярдәме дә уңай йогынты ясады. Мин төгәл фәннәргә өстенлек бирдем. Саннар һәм биремнәр миңа һәрчакта якынрак булды. Күп укырга яратам,  шуңа күрә зур күләмле мәгълүматны истә калдыру минем өчен кыен түгел. Мәктәптә укыган вакытларда бәйгеләрдә катнашу, профильле лагерьләрдә булу ошый иде, бу миңа яхшы тәҗрибә алырга, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде”.

Софья Никонорова: “Нәти­җәләргә шәхсән мин әти-әнием тәрбиясе ярдәмендә һәм укытучылар булышлыгы белән ирештем. 

Әти-әни балачактан ук тормышта яхшы укымыйча торып, бернигә дә ирешеп булмый диләр иде. Иң мөһиме, нәрсә теләвеңне белергә һәм аңа ирешергә омтылырга кирәк. Укытучыларга ярдәмнәре һәм профессиональлекләре өчен рәхмәтлемен”.

Татьяна Смирнова: “Уңышка мин әбием Смирнова ярдәмендә ирештем. “Син яхшырак та укый аласың” дигән сүзеннән соң мин отличник булып карарга уйладым. Әбием Костягина минем белән шөгыльләнде һәм дәресләр эшләргә булышты. Бабай географиягә мәхәббәт уятты. Әти-әнием миңа балачактан ук белемне үстерә торган дисклар сатып алды, аларны бик теләп карадым. Миңа ниндидер яңалыкны өйрәнү һәм белү ошый иде, шуңа күрә миңа авыр булды дип әйтә ­алмыйм. 
Тырыш, үҗәт, омтылучан булдым, укытучыларга үземнең белемне күрсәттем, аларның безгә биргән биремнәрен эшләдем, дәресләрдә игътибар белән тыңладым. Материалны беркайчан да ятламадым, нәкъ тә аңларга тырыштым. Математика, биология, химия, геог­рафияне җиңел үзләштердем. 
Киләчәктә медицина университетына укырга керергә, яхшы табиб булырга һәм кеше гомерләрен коткарырга ­телим”.

Евгения Сомова: “Үземнең уңышларым өчен, беренче чиратта, мин әти-әниемә рәхмәтле, алар миңа һәрчакта ышанды һәм мәктәп еллары дәвамында ярдәм итте. Шулай ук сыйныф җитәкчем зур роль уйнады, ул һәрвакытта мине туры юлга өндәде. Кайчакларда барысына да өлгерү һәм укырга керү өчен сайлаган фәннәргә игътибарны юнәлтү кыенрак та булды, әмма тиешле көч кую һәм тырышулар һәрчакта кирәкле нәтиҗәгә китерә дип саныйм. Минем алдагы киләчәк төрле матур төсләр белән күзаллана. Омтылышың булса гаҗәеп югарылыкларга ирешеп булуы­на ышанам, бары тик теләк кенә кирәк”.

Районыбызның башка мәктәпләрен бик яхшы билгеләренә тәмамлаучы­лар белән ­таныштырып үтәчәкбез.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев