Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Укучы-гәҗит: Зөһрәбану Нәбиуллина, Келәш

    Менә яңа елдан “Тәтеш таңнары” килгәнен көтеп торачакмын, исән-имин булыйк.

    (Тәтеш, 9 ноябрь, "Тәтеш таңнары").  Зөһрәбану Нәбиуллина, Келәш: “Гомер буе шушы авылда яшәдем. Колхозда төрле эшләрдә йөрдем. Берничә ел сылаучы-буяучы булып та хезмәт куйдым. Ирем Җамалтдин белән өч бала тәрбияләп үстердек, ни аяныч, тормыш иптәшем дә, бер балам да гүр иясе инде. Оныкларым бар. Үзем 1932 елгы, ачлык-ялангачлыкны күп күрергә туры килде, яшь вакытта сугыш михнәтләре дә шактый эләкте. Колхоз эшенә 12 яшьтә чыктым: кырда иген дә урдык, көлтә дә бәйләдек... Шулай да кич утырулар, каз өмәләре бик күңелле уза иде. Ирем белән дә шундый кичләрнең берсендә таныштык. Гаилә кордык, бергә тигезлектә яшәдек. Хәзер шул чакларны сагынып искә алам. Шөкер, җитешлектә яшибез. Менә яңа елдан “Тәтеш таңнары” килгәнен көтеп торачакмын, исән-имин булыйк”. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: