Ул тормышны яратты
Җәмгыять

Ул тормышны яратты

Баш мөхәррир – җитәкчебезнең якты дөньядан китүе безнең зур булмаган коллективны тетрәндерде.

(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таннары"). 
Талантлы һәм итагатьле кеше – “Авангард” газетасы баш мөхәррире – җитәкчесе Инга Сәфәрованың 10 августта йөрәге тибүдән туктады.

Инга Валериевна кем­­дер өчен дус, кемдер өчен остаз, кемдер өчен хезмәттәш булды. Безнең һәркайсыбызның хә­терендә җитәкче бе­лән бәйле нинди дә булса якты хатирәләр йөрәкләрдә мәң­гегә сак­ланып калачак.

Инга Валериевна “Авангард” газетасы редакциясе бусагасын күптән түгел генә атлап кергәндәй тоелса да, өч елдан артык вакыт узган. Бер карасаң әллә ни күп тә түгел кебек, әмма нәкъ тә менә хәзер без моның тулы бер гомер икәнлеген аңлыйбыз.
ТР Матбугаты көнендә һөнә­ри бәй­рәмебездә ул коллектив өчен Долгая Полянага баруны оештырган иде. Ул утар тарихы, аның хуҗалары турында мавыктыргыч итеп сөйләде һәм әйтерсең лә уйлары белән еракта, ыгы-зыгыларга һәм мәшәкатьләргә урын булмаган җирдәдер кебек тоелды. Аның риваятьләрне күңелне җәлеп итәрлек итеп сөйләвен без тын да алмый тыңладык.

Инга Валериевна класс­ик­ларның өзем­тә­ләрен җиңел генә итеп әйтеп бирә иде, ялганны күралмады һәм гадел­сезлеккә карата үзенең фикерен ачыктан-ачык әйтте.
Аның кебекләр хакында “Эш белән яшәде” диләр. Ул чынлап та хезмәтен яратып башкарды. Уңышсызлыкларга әрнеп һәм чын күңелдән борчылды, җиңүләргә ничектер ихластан һәм балаларча сөенде. Ул үзенең соңгы көненә кадәр газета өчен янып-көйде, һәм хәтта хастаханәдә дәваланганда да коллектив белән элем­тәдә булды.

Ул Тәтешне бик яратты, Иделне һәм аның ярларын көч алу урыны дия иде, чир белән көрәшергә аңа әлеге көч җитмәде шикелле. Редакциядә ул игътибар итми калган бер генә почмак та юк. Инга Валериевна үз тирәсендә матурлык булдырды һәм безне дә шуңа өйрәтте. Бинага керү юлындагы бакра гөлләре, коридор диварларындагы фоторәсемнәр, боларның барысы да һәм башка күп нәрсәләр аның башлангычы буенча барлыкка килде.
Редакциядә безнең соңгы очрашу көнендә ул бәхетле иде, аның күзләре шатлыктан балкыды һәм алдагы көннәрдә шундый куркыныч хәбәр көтәдер дип күз алдына да китермәдек. Инга Валериевна һәркайсыбызның күңелендә нәкъ тә шулай мөлаем һәм ягымлы елмайган килеш сакланып калачак.

Соңгы хәбәрләрнең берсендә ул болай дип язган иде: “Гомернең кадерен белегез һәм үзегезне саклагыз”, бүген әлеге сүзләр изге теләк кебек яңгырый. “Кадерле Инга Валериевна, Сезгә янәшәбездә булганыгыз, безне бердәм булырга һәм тормышны яратырга өйрәткәнегез өчен рәхмәт!”

“Авангард” газетасы редакциясе коллективы


Нет комментариев