Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Умарина” ансамбле бәйгедә лауреат булды

Урюм авылы мәдәният йортының “Умарина” мордва халык ансамбле “Бөек Илнең талантлары” Халыкара күп жанрлы бәйгенең “Халык вокалы” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды.

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Урюм авылы мәдәният йортының “Умарина”  мордва халык ансамбле “Бөек Илнең талантлары” Халыкара күп жанрлы бәйгенең “Халык вокалы” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды.

“Бәйге коронавирус пан­­демиясе белән бәйле читтән торып үтте, аңарда без беренче тапкыр катнаштык. Туган авыл турындагы мордва җырының видеоязмасын ноябрь азагында җибәргән идек, һәм инде декабрь уртасында лауреат булганыбызны белдек. Без тырышып эшләдек һәм лаеклы бүләкне алдык”, – дип уртаклашты ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Анже­лика Карягина. Ул катна­шучыларны оста итеп әзер­ләгәне өчен бәйге оеш­тыручыларының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев