Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Умарталыкка урын сайлыйбыз

Умартачылык – авыл хуҗалыгының күп урын таләп итми торган үзенә бер төр шөгыле.

(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары»).  Әгәр дача йорты булмаса, умартачылыкны бакчада, арендага алган җир кишәрлегендә, хуҗалык корылмаларында урнаштырырга була. Әмма бал кортларының куркынычсызлык нормалары буенча, торак пунктка урнаштырылу тирә-юньдәгеләр белән (кишәрлек буенча күршеләр) килешенгән булырга тиеш. Умарталык территориясе машиналар йөри торган юлдан читтәрәк, чиста урында урнашкан булу зарур. Әгәр тирә-якта дүләнә, кизил яки сәрви куагы кебек шундый үсемлекләр үсеп утырган тере табигать күренеше булса, бик яхшы. Аларны утыртып чыгарга да яисә умарталыкны биек койма (2 метр) уратып алырга мөмкин. Бал кортлары өчен урын сайлауны түбәндәге факторларны исәпкә алып, билгеләргә кирәк: якында су, азык, кыр чәчәкләре һәм төрле үләннәр белән кул тимәгән җир кишәрлеге, кояш яктылыгы (иртән нурлар турыдан-туры умарта оясы авызына төшәргә тиеш), җил булу (умарталык җил белән җилләнергә тиеш, аны чокырларга куярга ярамый), төрле “дошманнар” яшәмәү (бал кортларына тычканнар, умарта кортлары ашаучы кошлар һәм энә караклары комачауларга мөмкин). Территориядәге барлык кырмыс­ка ояларын юк итәргә кирәк. Урын сайлауда шулай ук тыюлар да бар: бал кортлары башка умарталар гаиләсенең “китү-кайту” юлында урнашкан булырга тиеш түгел, бөҗәкләр очканда машина юллары яки ниндидер каршылыклар булмаска тиеш.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X