Утлы еллар хәтереннән җуелмый
Җәмгыять

Утлы еллар хәтереннән җуелмый

Өммегөлсем ­Гыйламетдинова ­1927 елның 7 апрелендә Келәш авылында дөньяга килә.

(Тәтеш, 29 август, "Тәтеш таннары", Гөлчәчәк Галимова фотосы).
Өммегөлсем ­Гыйламетдинова ­1927 елның 7 апрелендә Келәш авылында дөньяга килә. 

– Аның әнисе Хә­лимә исемле булган. Гаиләдә унберәү булганнар. Хәзерге вакытта Өммегөлсем әби генә исән, – дип сөйли тыл эшчәне хакында авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова. – 1941 ел, базар көне була. Авыл кешесе Галләм абый Буа базарыннан сугыш афәте турында ишетеп кайта. Шул вакытта Өммегөлсемнең әтисе Гыйламетдингә ул: “Без кайта алмабыз инде”, – дигән.  
Әңгәмәдәшчебез уртаклашканча, әнисе 12 яшьлек Өммегөлсемне кулыннан җитәкләп, иң беренче тапкыр кырга чүп утарга алып төшкән. Мәрьям Хәмидуллина ул вакытта бригадир булган. “Мә сиңа рабочий китердем”, – дигән әнисе. Ашарга булмау сәбәпле, ипи урынына газнич үләне алып кайткан. Аның белән бергә Һадия, Бибинур, Гайшә, Мәрьям да эшләгәннәр. Аннан соң кырда иген урганнар, көлтә бәйләгәннәр. Яз аенда Өммегөлсем Тәтештән чәчүлек тартып кайтырга 7  тапкыр барган, сигезенчесендә, авыру сәбәпле,  бара алмый калган. Бераздан аны Майскига, носилка белән утын төяргә җибәргәннәр. Шулай ук Кәримә, Фәрхеза­да, Наҗия, Әминә, Ка­илә дә авыр хезмәткә җигелгәннәр. 
Югарыда әйтелгән кызлар белән Киртәледә, Долиновкада урман кисәргә дә туры килгән аларга.
– Эшләгән җиргә ипи алып киләләр иде. Ипине җебетеп, кашыклап бүлеп ашадык, – дип искә ала Өммегөлсем әби. – 1945 ел. Кич көтү кергәндә Кәрим бабай кайтты. “Сугыш беткән”, – ди ул калтыранган тавыш белән. Хаҗәр абый бер керә, бер чыга, җанына урын таба алмый ишекле-түрле йөрде.
Өммегөлсемнең абыйсы Госман Галиуллин да фронтка алынган. Сугыш тәмамлангач аның һәлак булуы турында хәбәр килгән. Бу вакытта әнисе Хәлимә Тоншермада эштә булган. Балалар мич башына менеп утырып, әниләрен көтә-көтә елашканнар. Әниләре өйгә кайткач та берни аңламыйча: “Ник елыйсыз?” – дип сораган. “Абый үлгән бит, әни”, – дигәннәр сабыйлар бертавыштан. 
– Сугыш күпме кеше гомерен өзде, никадәрле кешегә хәсрәт китерде. Утлы еллар хәтердән җуелмый, – ди  тыл эшчәне.
Бихисап авырлыклар күргән Өммегөлсем әби тормышына шөкер итеп туган авылында гомер кичерә.


Нет комментариев