Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйлап эш итмәве нәтиҗәсендә кеше бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче гражданин М.-га гражданлык дәгъвасы белдергән һәм суд аны өлешчә канәгатьләндергән:  М.-нан 250 мең сум күләмендә мораль зыян өчен компенсация, вәкил хезмәтенә түләү белән бәйле 27 100 сум күләмендә процессуаль чыгымнар түләттерелгән.

(Тәтеш, 14 июнь, "Тәтеш таннары"). 
Тәтеш район суды тарафыннан РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 2нче өлеше “Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу” буенча җинаять кылуда гаепләнүче район кешесенә карата җинаять эше каралган.

Гражданин М. 2020 елның октябрь азагында төнгә каршы Тәтешне урап узучы юл буйлап үзенең чит ил машинасында пассажир белән барган. Шул ук вакытта, район судында каралган эш мәгълүматларына караганда, шофер исерек хәлдә булган һәм юлда сәгатенә 60 чакрым тизлек белән хәрәкәт иткән.

– Юл участокларының берсендә М. тиешле игътибар бирмәгән, транспорт чарасы хәрәкәтен даи­ми контрольдә тотуны тәэмин итүче тизлекне сайламаган, каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыккан, юлның йөрү өлешендә булган җәяүле хатын-кыз П.-ны бәрдергән һәм аның сәламәтлегенә зур зыян китергән, – дип хәбәр итә Тәтеш район суды хезмәткәре Алинә Йосыпова.

Хөкем ителүче М. суд утырышында үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенгән. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныган.

– Эшнең барлык шартларын, йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, суд М.-ны җәзаны үтәү өчен, ике ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү буенча билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән, колония-поселениегә өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Хөкем карары законлы көченә керде, – дип хәбәр итә Алинә Дамир кызы.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче гражданин М.-га гражданлык дәгъвасы белдергән һәм суд аны өлешчә канәгатьләндергән:  М.-нан 250 мең сум күләмендә мораль зыян өчен компенсация, вәкил хезмәтенә түләү белән бәйле 27 100 сум күләмендә процессуаль чыгымнар түләттерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев