Гражданлык актлары торышын язу системасы эшчәнлегендә әһәмиятле үзгәрешләр була.
(Тәтеш, 1 октябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса ДИАНОВА ЗАГС органнарының 2018 елның 1 октябреннән гражданлык торышы актларын язуның бердәм дәүләт реестрында эшләүгә күчүе турында сөйләде:
– ЗАГС органнары 2018 елның 1 октябреннән “Гражданлык актлары торышын язуның бердәм дәүләт реестры” (аннары – ЗАГС БДР) Федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләүгә күчә, Федераль салым хезмәте аның операторы булып тора.
ЗАГС БДР – бу үзәкләштерелгән мәгълүмат ресурсы, ул илебезнең һәрбер гражданины турындагы мәгълүматларның эталонлы чыганагы булачак. Бердәм белешмәлекләрне һәм классификаторларны, мәгълүматларның дөреслеген онлайн тикшерү һәм гражданлык акты торышын язуның һәрбер бердәнбер санына, шулай ук QR-кодка ия булу мәгълүмат системасының аерылып торган үзенчәлекле эше булачак. ЗАГС бердәм дәүләт реестры ярдәмендә, гражданлык актлары торышы системасында катнашкан һәркемнең үзара бәйләнешендә, РФның төрле субъектларындагы ЗАГС органнарын кертеп, электрон төрдә урнаштырылачак. Гражданлык актлары торышы язуыннан гражданинга, аңа һәм аның балигълык яшендә булмаучы балаларына карата тутырылган мәгълүматларны турыдан-туры электрон документ төрендә бирү мөмкинлеге планлаштырыла. Республиканың ЗАГС органнары хезмәткәрләре һәркем файдалана алуны арттыручы, гражданлык акты торышын дәүләт теркәве өлкәсендә тиз һәм сыйфатлы хезмәтләр күрсәтүдә яңа федераль мәгълүмат системасына уңышлы күчү өчен күп көч куя.
Нет комментариев