Келәштә яшәүче Әнүзә һәм Кашаф Сафиуллиннар авылда Хәтер бакчасы булдырганнар.
– Игелекле, киң күңелле Әнүзә апа белән Кашаф абый Хәтер бакчасын карап, чистартып, җыештырып торалар. Анда миләшләр, баланнар, наратлар бик матур булып үсеп утыралар. Алар үзләренә җәлеп итеп, кызыл тәлгәшләре белән кызыктырып торалар. Авылыбызда шундый тынгысыз, җирлек өчен янып-көеп яшәүче кешеләр булуы шатландыра, – дип хәбәр итәләр келәшлеләр.
фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте
Нет комментариев