Хәтер кайтавазы
Хәбәрсез югалган сугышчы язмышы хакында сиксән бер елдан соң мәгълүм булган .
Зур Әтрәч авылында яшәүче Зөбәрҗәт Хәйруллина Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган бабасы Гыймадиев Садретдин Гыймади улы турындагы мәгълүматларны эзләү тарихы белән уртаклашты.

– Быелның март аенда Казанда яшәүче, бөтен Россия буйлап эзләнү-тикшеренү эшләре алып баручы авылдашым Гүзәлия Гыймранова белән аралашканда, мин бабам турында сөйләдем. Узган ел алар Сталинград якларына барган иделәр. Шунда мин аннан: “Мөмкин булса, хәбәрсез югалган бабамның эзләрен дә караштырып кайт әле”, – дип үтендем.
Күпмедер вакыттан соң ул миңа: “Бабаң турында мәгълүматлар таптым”, – дип хәбәр итте, – дип искә ала Зөбәрҗәт Хәйруллина.
Аның сөйләвенчә, элекке мәгълүматлар буенча, Садретдин Гыймади улы Сталинград сугышы тирәсендә хәбәрсез югалган дип саналган. Чынлыкта исә аның язмышы бөтенләй башка борылыш алган булып чыга.
Рәсми архив документлары күрсәткәнчә, Гыймадиев Садретдин 1941 елның 3 октябрендә Смоленск тирәсендә әсирлеккә эләккән һәм 1942 елның 5 мартында һәлак булган. Бу хәбәр гаилә өчен бик тетрәндергеч булган. Зөбәрҗәт Хәйруллинаның әтисе Ибраһим абый әтисен беркайчан да күрми, аның йөзен-кыяфәтен дә белми яшәгән. Ул сугыш башланганнан соң туган бала була. Ни аяныч, бу хакыйкать аның вафатыннан соң гына ачыклана.
– Әтием гомере буе үз әтисен белми гомер кичерде. Ә без инде 81 елдан соң гына бабабызның язмышын ачыкладык. Аның тышкы кыяфәте әтиемә бик нык охшаган булган. Табылган мәгълүматлар бабамның Сталинградта түгел, ә әсирлектә газап чигеп, бакыйлыкка күчүен раслый. Ачыкланганча, ул Гродно шәһәре янындагы шталаг 353 лагеренда әсирлектә тотылган. Безнең өчен иң мөһиме – бабабызның язмышы билгеле булу. Ул хәбәрсез югалмаган, ә Ватан өчен көрәшеп, авыр сынаулар аша үтеп һәлак булган. Аның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – ди Зөбәрҗәт Ибраһим кызы.
Гыймадиевлар гаиләсеннән тагын берничә ир-ат Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бу хакта безгә тумышы белән Зур Әтрәчтән, хәзерге вакытта Апас районы Каратун авылында яшәүче Гыйльфан Гыймадиев сөйләде.– Минем әткәй һәм аның өч бертуганы, әниемнең энесе – барлыгы биш кеше – Бөек Ватан сугышында катнашканлыктан, материллар җыярга булдым. Нәтиҗәдә сиксән битлек мәгълүмат тупладым. Һәм аларны Апас музеена, туган авылым Зур Әтрәч китапханәсенә тапшырдым, төп нөсхәләрен үзебезнең өйгә, балаларга ядкарь булыр дип калдырдым.
Әтием Нуретдин сугышка үзенең абыйсы Садертдин белән бергә китә. Садертдин абый хәбәрсез югала. Каты бәрелешләрнең берсендә әткәй каты яралана. Шуннан соң ул Рязань хастаханәсендә ята, аннан соң аларны Салинабадка, ягъни хәзерге Дүшәнбе шәһәренә күчерәләр. Алар унике көн юлда булалар. Әткәй иң беренче 348нче госпитальгә эләгә.
2024 елда мин анда булдым, күреп кайттым. Бик каты яраланучыларны нәкъ тә шунда дәвалаганнар. Пуля әтинең сул күзен юкка чыгарган һәм әти бик авыр хәлдә шул госпитальгә эләккән. Ел ярым дәваланган. Аннан ул җитмештән артык хат язган. Минем әңкәй бик сакчыл кеше иде. Ул аларның барысын да җыеп барган булып чыкты һәм инде алар минем кулга килеп эләкте. Хәзер мин аларны мирас һәм ядкарь буларак үз балаларыма тапшырып калдырам. Хәтта әле туксанга якын дип исәпләдем. Чөнки алар безнең өйдән дүрт кеше: әткәй, аның бертуганнары Зыятдин белән Җамалтдин, Садретдин абыйлар киткән, аннары өчесе яраланып кайткан.
Сугышка әңкәйнең энесе Нургали абый Миннегалиев та алынган. Ул әле хәтта Фин сугышында да катнашкан. Аннан хат язган, анда: “Бик каты салкын. Окоптан чыгып булмый. Пуля яңгыры ява. Хатымны землянкадан язам, гафу итегез, танымасагыз, ачуланмагыз”, – диелгән булган.
1904 елгы Садертдин абый хәбәрсез югалганнар исемлегенә керә. Шул елдан алып 2026 елның мартына кадәр ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөрде. Гүзәлия Гыймранова ярдәме белән, аның тоткынга эләккәнлеген ачыкладык һәм концлагерьдан килгән документын эзләп таптык. Анда аның 3 октябрьдә әсирлеккә эләккәнлеге, барлык мәгълүматлары язылган, документлары тутырылган. Аның хәбәрсез югалганнар исемлегеннән төшеп калганлыгын бары тик 2026 елда гына ачыкладык, – дип уртаклашты Гыйльфан Гыймадиев.
Әтисе Нуретдин абый кабат сугышка алынмаган.
– Ул ел ярым госпитальдә яткан. Аннан соң авылга кайткан. Колхозда төзелеш бригадасында балта остасы булып эшләде, – дип ачыклык кертте Гыйльфан абый.
Ул әтисенең аңа гарәп телен өйрәтүе, җиденче сыйныфта чакта гарәп телендә яхшы итеп укый белүе, аларның йорт түбәсендә бик күп борынгы китаплар булганлыгы, шул замандагы дәреслекне үзе белән йөрткәнлеге хакында сөйләде.
Бу тарих меңләгән гаиләләр язмышының бер чагылышы. Ул сугыш елларындагы фаҗигаләрне онытмаска, батырлар истәлеген кадерләп сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев