Олы Шәмәктә туган, ТР һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Сорокин “Мәңгелек Идел” роман-трилогия өчен И. Я. Яковлев исемендәге премиягә лаек булды.
“Безнең күренекле якташыбыз исемендәге премия – ул мәртәбәле һәм җаваплы. Иван Яковлевич Кошки-Новотимбаево авылында туган, мин – Олы Шәмәктә. Булачак гыйлем иясе балачактан ук Кубня елгасында уйнап үскән, мин – Кучасси ярында. Әлеге чуаш елгалары чал Идел елгасына коялар. Һәм менә бер гасырдан соң безнең язмышлар охшашлыгы чагылыш тапты. Бөек мәгърифәтче үзенең тәэсирләре белән минем хезмәтемә – “Мәңгелек Идел”гә юл ачты. Трилогия Тәтеш ягындагы якташларыма, төрле телләрдәге Татарстанга, иксез-чиксез Россиягә багышлана. Анда бернинди дә уйлап чыгарылган нәрсәләр юк. Тормыш үзе, минем замандашларым күз алдына китергәнчә, ничек бар, шулай алынды. Алар үзләренең фидакарь хезмәтләре, хәрби батырлыклары белән Ватанны саклап, бөек әсәр яздылар. Мин бары тик алардан өзекләр алдым һәм укучыларга тәкъдим иттем”, – дип уртаклашты Николай Сорокин.
Нет комментариев