Ярату яки гадәтме?
Җәмгыять

Ярату яки гадәтме?

“Тәтеш таңнары”, №69, 1979 елның 9 июненнән статья "Ярату яки гадәтме?"

(Тәтеш, 23 июль, «Тәтеш таңнары», Алсу ҖиҺаншина фотосы).

Миша белән мин ике ел дуслашып йөрим. Ул яхшы, тыйнак егет. Ләкин аның бер сыйфаты гаҗәпләндерә – Миша гади эшче булуыннан кыенсына, янәсе, миңа тиң түгел, нәрсәдәндер көнләшә. Миңа калса, ул хаклы түгел. Беләм, Миша мине ярата, ләкин моны белгертәсе килми. Нигә? Мин аны шулай ук яратам.  Хәтта пычрак киемнән булганда да. Бу табигый. Минем өчен бик кадерле булуын нигә аңламыйдыр. Дөрес, аны онытырга тырышып карадым, ләкин берни дә барып чыкмый.  Бу ярату яки гадәтме? Фамилия һәм исемемне күрсәтмим. Ләкин Миша сүз үзе хакында барганлыгын аңлаячак. 
 Ихтирам белән А. К. Ф. 

Редакциядән: автор күптән язылган хат юлларын укыйдыр дип ышанабыз. 39 ел узган. Безне аларның хәзерге тормышы кызыксындыра. Сез элемтәгә керсәгез бик шат булачакбыз һәм очрашуга өметләнеп калабыз. 
Ә укучыларыбызның барысын да  мәхәббәт һәм дуслык турында уртаклашырга чакырабыз. Иң кызыклы язмалар гәҗитебез битләрендә бастырылачак. 


Нет комментариев