Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ярты гасырлык озын юл үтелгән

Тәтештәге 2нче урта мәктәп 1971 елның 1 февралендә ачылган.

(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”).Тәтештәге 2нче урта мәктәптә 63 кешедән торган коллектив эшли, шулардан 41е –педагоглар. 16 укытучы – әлеге мәктәпне тәмамлап ­чыгучылар.
Уку йортында 392 укучы белем ала. 
50 ел эчендә 48 чыгарылыш сыйныфы әзерләнгән.
Мәктәпне “Укудагы аерым уңыш­лары өчен” 113 чыгарылыш ­алтын медальгә, 73е көмеш медальгә тәмамлаган.

Шәһәрдәге 2нче мәктәпнең яңа бинасы диварларында әле күптән түгел генә 
беренче кыңгырау чыңлаган ­кебек тоелса да, ярты гасыр вакыт узган да киткән.
Тәтештәге 2нче урта мәктәп 1971 елның 1 февралендә ачылган.

Шатлыклы ­вакыйга Көньяк мик­ро­районны төзү белән бәйле ­булган. Мә­к­­тәпкә беренче көннән алып һәм 16 ел дә­вамында Геннадий Вериялов җи­тәкчелек иткән. “Геннадий Иванович зиһенле, намуслы, итәгатьле, хөрмәтле укытучы һәм сизгер җи­тәкче иде. Ул үзен балаларны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә, укытучыларның иҗади коллективын булдыруга багышлады”, – дип искә төшерәләр педагоглар.

“1986 елда уку йортына гадел, максатчан, үз эшен оста белгән Геннадий Митрофанов җитәкчелек итте”, – ди аның хакында коллектив. Ул 18 ел алыштыргысыз директор булып торган. Тәтештәге 2нче урта мәктәп базасында нәкъ тә аның ярдәмендә беренче кадет классы булдырылган, ә өч елдан соң кадет мәктәбе ачылган.

“2нче мәктәп 1нче җи­дееллык мәктәп базасында оештырылган иде, һәм яңа уку йортына педагоглар күбесе зур педагогия стажы белән күчте. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре бар иде. Мәктәпне булдыру Геннадий Иванович Вериялов йогынтысында узды.  Ул минем хәтердә искиткеч педагог һәм оештыручы буларак уелып калды. Ләкин, ни аяныч, якты дөньядан иртә китте. Үзгәртеп кору вакытларында укытуда үзгәрешләр булды. Дәреслекләр яңадан бас­тырыла башлады, мәктәптәге тәрбия барышында кулланыла торган күп материалларны алып ташладылар. Эшләве кыен булды, әмма бездән җаваплылыкны беркем дә алмады. Педагогия коллективы да проблемаларны хәл итте. Өлкән буын педагоглар китте, шулай да яңа укытучылар килде, аларның күпчелеге 2нче мәктәпне тәмамлап чыгучылар иде. Сүз уңаеннан, әлеге уку йорты педагоглары районда беренчеләрдән булып “Атказанган укытучы” исеме алдылар”, – дип сөйли Геннадий Василь­евич. Хатыны Галина Кузьминична белән икесенә бергә Митрофановлар уку йортына 80 елга якын хезмәт куйганнар. 

“Ярдәмчел, үзенә һәм башкаларга таләпчән Александр Долгов мәктәп директоры булып 9 ел эшләде”, – диләр мәктәп укытучылары. Аның вакытында уку йорты “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында инновацияле белем бирү программалары кертүче иң яхшы гомуми белем бирү учреждениеләре бәйгесендә җиңгән.

“Кадет мәктәбе оешкан вакытта мине директор итеп билгеләделәр. Бер территориядә ике директор – мин һәм Геннадий Васильевич эшләгән вакытлар да булды. Мин җитәкче вазифасына билгеләнгәнче әлеге мәктәптә укытучы булып хезмәт куйдым. Андагы педагогия коллективы һәрвакытта көчле булды һәм шулай булып кала да, дип ышанычлы итеп әйтә алам”, – ди Александр ­Константинович.
“Кодрәтле, максатчан Фиргать Гаффаров 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр уку йортына җитәкчелек итә. Ул мәктәптәге укыту һәм тәрбия барышын яңадан үзгәртеп коруда барлык тәкъдимнәрнең көч-куәте булып тора”, – диләр педагоглар. 

Тәтештәге 2нче урта мәктәп биш елдан артык “Өстенлек мәктәбе” булып тора. 

“Өстенлек мәктәбе” проектының төп максаты БДИ һәм ДЙА күр­сәткечләрен яхшырту белән бергә, шулай ук педагогларны балаларның мөстәкыйль рәвештә укырга теләсеннәр итеп эшләргә өйрәтү дә”, – дип билгеләп үтә ­Фиргать Фәй­зелхак улы. 

Мәктәп үзенең укытучылары белән горурлана. Юбилей җиткәндә мәктәп башлангычында торучыларның исемнәрен әйтми мөмкин түгел: алар Л. М. Вериялова, О. М. Малкина, М. Г. Никишин, А. Г. Осенкова, В. И.  Титова. Педагог З. А. Андреева “РСФСРның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган, укытучылар  Т. М. Дружинина, Г. К. Митрофанова, Г. В. Митрофанов, Ю. Т. Старшининга “ТРның атказанган укытучысы” исеме бирелгән. Е. К. Кос­тюхина, Н. П. Петухова, Ю. Т. Старшинин төрле елларда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында РФның иң яхшы укытучылары бәйгесендә җиңүгә ирешкәннәр. Унбиш педагог – “Безнең иң яхшы укытучы”, “Укытучы-остаз”, “Укытучы-үз эшенең остасы” республика грантлары җиңүчеләре. Мәктәпнең педагогия коллективы балаларны яратуы, мәрхәмәтлелек һәм киң күңеллелек, иҗадилык һәм хезмәт осталыгы, таләпчәнлек һәм нәтиҗәлелек, үз һөнәре белән мавыгучанлыгы белән ­аерылып тора.

 “Тәтештәге 2нче урта мәктәп – районда иң яхшы уку йортларының берсе. Андагы педагогия коллективы яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә иҗади, белемле якын килүе белән аерылып тора, ә мәктәп укучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда ел саен уңышлы катнашалар. 50 ел дәвамындагы озын юл үтелгән, һәм мәктәпнең горурланырлык уңышлары бар, чөнки анда укучыларның, чыгарылышларның, педагогларның күп җиңүләре һәм казанышлары урын алган”, – ди район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.

Мәктәптә үсеп ки­лүче буынны ­пат­риотик тәрбияләүгә игътибар бүлеп би­релә, 2015 ел­да оешкан музей да моңа йогынты ясый. Яшь ар­миячеләр хәрәкәте, ЯИХ хәрәкәте үсеш алган, мәк­тәп укучылары “Россия патриотлары үстерәбез” бәйгесендә һәм “Аҗаган” хәрби-спорт уенында алыштыргысыз катнашучылар булып торалар.

Укучыларның җиңүләре – педагог­ларның тырыш хезмәт җимеше. Мәк­тәп укучылары командасы ел саен Бөтенроссия һәм Республика күләмендәге фән олимпиадаларының муниципаль этабында 50дән күбрәк призлы урын яулаган. Аларның казанышлары арасында – геология, татар теле, география, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, әдәбият буенча респуб­лика олимпиадаларындагы җиңүләре бар.  

Тәтештәге 2нче урта мәктәп 5 ел дәвамында уку йортларының респуб­лика һәм район рейтингларында БДИны тапшыру нәтиҗәләре буенча алдынгы урынны били. Һәм 3 ел инде Татарстан Республикасының иң яхшы йөз мәктәбе арасына керә.

“Узган уку елы коронавирус пандемиясе белән бәйле барлык мәгариф системасын башкача төзергә мәҗбүр итте. Без дә искәрмә түгел. Безнең педагоглар һәм укучылар килеп туган хәлне уңышлы үтеп чыктылар дип саныйм, БДИ буенча югары нәтиҗәләр шул хакта  раслый. Безнең чыгарылышларның барлык фәннәр буенча күрсәткечләре район һәм респуб­ликада уртача баллдан югары. Мәсәлән, рус теле буенча – 85,7 балл, профиль дәрәҗәдәге математика буенча, инглиз теле буенча – 84, тарих буенча – 76,5, җәмгыять белеме буенча – 75,8. 2020 елның 14 чыгарылышыннан 11е БДИда 80нән югары балл алды, ә Егор Знатнов рус теле буенча 100 балл җыйды. Без чыгарылышларыбыз белән горурланабыз!” – дип сөйли Тәтештәге 2нче урта мәктәп директоры Фиргать Гаффаров.
Ул киләчәккә планнары белән уртак­лашырга ашыкмый, шулай да уку йорты бинасына бүгенге көндә капиталь ремонт таләп ителүен белдерә. Узган ярты гасыр эчендә Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең 4000нән күбрәк 9нчы һәм 11нче сыйныф чыгарылышы тормышка юллама алган. Аларның күбесе аның диварларында чын дуслар тапкан, беренче җиңү шатлыгын кичергән, кыенлыкларны җиңеп чыгарга һәм ире­шелгәннәрдә туктап калмаска өйрәнгән.

“Ишекләрен киң ачып каршылаган 2нче мәктәп бусагасын без кечкенә балалар буларак атлап кердек һәм башлангыч сыйныфлардан соң ук безне гаҗәеп киң күңелле Фаина Хәсәновна Фәрхетдинова кызыклы белем иленә алып керде. Ул беренче көннән үк безгә үз фикеребезне белдерергә, яхшы һәм начар гамәлләрне бәяли белергә өйрәтте. Ул  Идел ярында таң атуын карарга алып барды һәм һәркайсыбызга игътибарлы булырга тырышты. Аның белән без буй җиткездек, кыенлык­лар һәм борчуларны җиңдек, уңышларга шатландык. Мәктәп безгә бүләк итә алганнарның их яхшысы – ул андагы дәресләр, аның кадерен без өлкәнәя барган саен ныграк аңлыйбыз”, – ди мәктәп ­чыгарылышы Фиргать Җиһаншин.

“7нче сыйныфка кадәр “сигезьеллыкта” укыдым, ә 1971 елның февралендә без яңа мәктәпкә күчендек. Безнең өчен бу зур шатлык булды, чөнки бу вакытка ул гаять киң коридорлары һәм спортзалы белән районда иң зурысы иде. Территорияне яшелләндерү белән без шулай ук үзебез шөгыльләндек, агачлар утырттык, мәктәп яны участогында эшләдек”, – дип искә төшерә Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең элекке укучысы, районның мәдәният ­тармагы ветераны Татьяна Змеева.

“Лидия Маркеловна Вериялова беренче укытучым иде, аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Гомумән барлык педагоглар да белемле һәм игътибарлы булдылар. Мәктәп елларындагы кызыклы дәресләр, тимер-томыр, макулатура җыю, мәктәп ишегалдындагы шугалакны кардан чистарту турындагы хатирәләр күңел түрендә сак­лана. Мәктәп безнең өчен зур гаиләдәй кебек иде, анда хәтта тәрбия дә күбрәк булды дия­се килә”, – ди автотранспорт предприятиесе директоры, мәктәп чыгарылышы Юрий Ишелев. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев