Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәү өлгесе булып торалар

Байрашта үрнәк булырлык парлар бик күп, Фәттаховлар – шундыйларның берсе.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Хәмдия Фәттахова тумышы белән Кече Тормыдан. Ул башлангыч сыйныфны – үз авылында, 8нче сый­ныф­ны – Олы Тормы, ә инде 10нчы сыйныфны Олы Шәмәк мәктәбендә тәмамлаган. Аннан соң, Казандагы оешмаларның берсендә 10 ел намуслы хезмәт куйган. Шәһәрдә яшәсә дә, күңеле һәрчак туган ягы, әнисе янында булганлыктан, яшь кыз һәр ял саен диярлек авылга кайтып йөргән. Шундый көннәрнең берсендә, армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан, йорт торгызган һәм Байраштагы колхозда эшләүче уңган егет Рәмис белән танышкан. Берникадәр дуслашып йөргәч, алар гаилә корып жибәргәннәр һәм гөрләтеп туй үткәргәннәр. Аннары тормышларына ямь өстәп кызлары Гөлдания белән уллары Илназ туган. 
“Әниебезнең өй эшләренә дә, камыр ризык­лары пешерүгә дә, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерүгә дә, мал-туар карарга да өлгерүенә сокланабыз. Әтиебез җырга-моңга гашыйк кеше. Яшьтән үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән. Хәзерге вакытта гармун аның якын дусты, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Кайда гына барса да гармун кулыннан төшми, туган көннәрдә, юбилейларда татар халык көйләрен уйнап күңелләрне күтәрә. Атна ялларында туган йортка кайтып йөрергә тырышабыз. Әти белән әни безне  гаделлеккә, эшкә өйрәтеп үстерделәр. Алар безнең өчен яшәү өлгесе булып тора”, – диде Тәтештә яшәүче кызлары Гөлдания.

“Фәттаховлар эш сөючән гаилә. Алар авылда, район күләмендә узучы чараларда актив катнашалар”, – дип уртаклаштылар байраш кешеләре. 

фотосы: Фаттаховлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X