Дәүләт хезмәтләре порталында электрон төрдә сатып алырга мөмкин булган махсус банк картасы белән музейларга, театрларга, концерт залларына, филармонияләргә, консерваторияләргә һәм бөтен ил буенча барлык башка мәдәният учреждениеләренә билетлар сатып алган вакытта исәп-хисап ясарга була.
(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Россиядә 2021 елның 1 сентябреннән “Пушкин картасы” дигән киң күләмле социаль проект гамәлдә, аның ярдәмендә 14тән 22 яшькә кадәрге яшьләр мәдәният учреждениеләренә бушлай диярлек керә ала.
Дәүләт хезмәтләре порталында электрон төрдә сатып алырга мөмкин булган махсус банк картасы белән музейларга, театрларга, концерт залларына, филармонияләргә, консерваторияләргә һәм бөтен ил буенча барлык башка мәдәният учреждениеләренә билетлар сатып алган вакытта исәп-хисап ясарга була. Мәсәлән, Тәтеш районында яшәүчеләр Казанга мәдәни чарага баруны ниятләп куя һәм башкала театрларына билетлар сатып ала алалар. “Госуслуги.Культура” кушымтасында билетлар сатып алырга мөмкин, шулай ук Пушкин картасы белән түләргә мөмкин булган “Культура.РФ” порталында чаралар исемлеген карау мөмкинлеге бар. Өстәвенә ул һәрдаим тулыланып торачак. Хезмәтләрдән бары тик картасы булучылар үзләре генә файдалана ала, ягъни дустына, әнисенә яки сеңелесенә, апасына билетка акча түли алмаячак. Сатып алынган билет – исемләп бирелә, аның белән чарага керү өчен шәхесне раслаучы документ кирәк булачак.
Быел һәрбер Пушкин картасына дәүләттән 3әр мең сум акча күчереләчәк. Бу сумманы 31 декабрьгә кадәр сарыф итү зарур. Аннары аны 5 меңгә тулыландыру көтелә.
Безнең районда Тәтеш ягы тарихы музее һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Пушкин картасы” проекты катнашучылары булдылар. Сүз уңаеннан, район мәдәният йортында Буа театрының гастроль концертлары, шулай ук программага кушылып киткән Татарстанның башка учреждениеләренең театрлары һәм концертлары булачак.
Нет комментариев