Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт шәһәрне бизәп торачак

Тәтештә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ программаны тормышка ашыру дәвам итә.

(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таннары").  Без Көньяк урамы, 2нче йортта булдык (фотода). Әлеге объектның подрядчигы – “Вектор”  предприятиесе (җитәкчесе Рамил Гафуров), ул инде шәһәр һәм районның берничә дистә күпкатлы йортын ремонтлаган.

– Күптән түгел Камай урамындагы 3нче йортта эшләдек, – ди бригадир Владимир Макаров. – Монда, Көньякта йортның фасадын җылыттык инде, ә хәзер вентиляцияләнә торган фасадны керамогранит белән тышлыйбыз. Технологияләр үсә, һәм бу башкарылган эшләрнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, әйтик, вентиляцияләнә торган фасадның конструкциясе берничә катламнан тора, алар арасында кечкенә һава киңлеге бар. Ул һава йөрүне тәэмин итә һәм стеналарны дымланудан саклый.
Төзүчеләр Евгений Лавров һәм Валерий Кутяшов күптәннән бергә эшләүләре белән уртак­лаштылар, алар бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, бөтен технологик процесслары вак-төяккә кадәр җайга салынган. 

– Сыйфатлы гына түгел, матур да булсын иде, – дип аңлата алар.

Биредә яшәүчеләр дә яңартудан канәгать.

– Безнең йорт күзгә күренеп үзгәрә, – ди Роза Преснова. – Анда 1997 елдан бирле яшим, беренче булып күчтек, минем гаиләм өчен бу чын бәхет булды. 
Сөйләшкәндә ул төзүчеләр турында хөрмәт белән ис­кә алды, алар намус бе­лән эш­лиләр, халыкның гозер­ләренә колак салалар дип, мактап алды.

Тиздән тагын бер объект яраткан шәһәребезнең бизәге ­булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев