Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәтендә балалар имгәнүе ешая

ТРда 2021 елның 2 аенда балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, анда 4 бала үлгән һәм 63е имгәнү алган.

(Тәтеш, 22 март, «Тәтеш таңнары»). Агымдагы елның 17нән 30 мартына кадәр Татарстанда “Язгы каникуллар” юл-транспорт һәлакәтендә балалар имгәнүен профилактикалауга юнәлтелгән киң күләмле чаралар уза.

ТРда 2021 елның 2 аенда балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, анда 4 бала үлгән һәм 63е имгәнү алган. Пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең дә исәбе арта бара. Агымдагы елда шундый 34 һәлакәт булган, анда 4 бала үлгән һәм 34е – имгәнү алган.

ТР буенча ЮХИДИ ЭЭМ хезмәткәрләре балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да игътибардан читтә калмаячак. Бала турындагы мәгълүмат, ул йөри торган белем бирү оешмасына алга таба профилактик эш уздыру өчен тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев