Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз осталыкларын күрсәттеләр

Тәтештә “Ел укытучысы – 2020”, “Россиянең ел укытучысы”, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәй­гесенең муниципаль этабы булды.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Әлеге бәйгенең максаты –­ талантлы педагогия хезмәткәрләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, педагогия хезмәтенең абруен арттыру.

Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы  урынбасары Гүзәл Зиннурова бәйгечеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Сезнең һәркайсыгыз инде мәктәп этабы җиңүчесе, чөнки сез белем, осталык һәм профессиональлек күрсәтергә үзегездә кыюлык һәм көч таптыгыз. Сезнең бүгенге бәйгедә катнашуыгыз сезгә канәгатьләнү һәм шатлык алып килсен иде”, – диде ул. 

Районның җиде мәктәбеннән 13 педагог ярышның беренче этабындагы ачык дәрестә үзләренең укытучылык осталыкларын күрсәтте, икенчесендә – укытучының яңа методикасы буенча мастер-класс бирде. Укытучылар бәйге биремнәрен лаеклы үтәп чыктылар: дәресләрдә уку­чыларны кызыксындыра ал­дылар, эш­кә үзләренең инновацион якын килүләре турында тулы итеп сөйләделәр. Педагог­лар дәресләрне гадәти алып бару белән беррәттән “сингапур” технологияләрен дә актив файдаланды. Тәҗрибәле пе­дагоглар үзләренең чыгышлары белән мәктәп укучыларын да, жюрины да сөендерделәр.

Педагогларның барысы да төрле фәннәрне укыта, төрле эш стажына һәм квалификация категорияләргә ия, шулай да аларны сайлаган һөнәрләре һәм аңа булган ярату берләштерә. Төпле жюри аларның хезмәтен методик осталык, мәгълүмат-тел белеме, иҗат, яхшы итеп аралашу, интерактив җайланмаларны актив куллану кебек, шундый эш төрләре буенча бәяләде.

Зона этабы нәтиҗәләре буенча безнең районны “Иң яхшы татар теле һәм әдәбия­ты укытучысы” бәйгесендә Тәтештәге 1нче урта мәктәптән Светлана Гасимова; 
“Ел укытучысы” номинация­сендә Киртәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Самсонова; 

Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең физик культура укытучысы Сергей Знатнов;

“Педагогия дебюты” номи­нациясендә Байраш төп мәктәбенең башлангыч сый­ныфлар укытучысы Алия Җиһаншина тәкъдим итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев