Җәмгыять

Үзегезнең пенсия тупланмаларын тикшереп торыгыз

Тәтешлеләр үзләренең пенсия тупланмаларын башка иминиятләштерүчегә күчерүне тыюны билгели ала.

(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

РПФның Тәтеш районы бүлеге клиентлар хезмәте белгечләре мәгълүматлары буенча, гамәлдәге законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр буенча гражданнар шәхсән үзләре тапшырганнан тыш башка ысул белән бирелгән гаризаларны караганда каршы килү яисә кире кагу хокукыннан файдалана алалар (ул Россия пенсия фонды яисә гарантияләү системасына караган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды булырга мөмкин). 

Шулай итеп, башка ысул белән тапшырылган барлык гаризалар каралмаячак.
– Мондый эчтәлектәге белдерү кәгазен гражданнар РПФның клиентлар хезмәтенә шәхсән килеп бирә яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе буенча башка кеше аркылы тапшыра ала, – ди РПФның Тәтеш районы бүлеге клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова. –  Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының гражданнар белән мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзү өчен арадашчылар хезмәтеннән файдалану да тыела.  Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да мәҗбүри иминиятләштерү кысаларында  пенсия тупланмалары акчаларын күчерү мәсьәләләре буенча гражданнар белән турыдан-туры эшләргә тиешләр.
Кертелгән үзгәрешләр гражданнарның хокук­ларын яклау һәм аларның акчаларын законсыз рәвештә күчерүне кисәтү юнәлешендә өстәмә чара буларак юнәлтелгән.
Хәзерге вакытта гражданин үзенең пенсия тупланмалары белән идарә итүче имини­ятләштерүчесен, инвестиция керемен югалтмыйча, биш елга бер тапкыр алыштыра ала. Күчерү турындагы гаризаны РПФ бүлегенең клиентлар хезмәтенә шәхсән килеп яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе белән башка кеше аркылы, шулай ук яхшыртылган квалификацияле имзаны файдаланып дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аркылы тапшырырга мөмкин. Әгәр бу вакытыннан алда башкарыла икән, ул очракта моңа кадәр күчкәннән яисә соңгы бишьеллык исәбеннән соң җыелган керем юкка чыга.
Пенсия тупланмаларының кайда иминият­ләштерелгәнен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Россия пенсия фонды сайтында карап була. Шәхси лицевой счетның торышы турындагы мәгълүматны да шуннан соратып алырга мөмкин. Анда пенсия тупланмалары белән кем идарә итүе, шулай ук инвестиция кеременең күләме турындагы барлык мәгълүмат та бар.
 


Нет комментариев