Зур Әтрәч авылы китапханәсендә "Тәүфиклы песи" әсәреннән өзекне театральләштергән
Әтрәчлеләр уртаклашканча, иң элек китапханәче Хәйруллина Зөбәрҗәт Һади Такташ тормышы һәм иҗаты белән таныштырган.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Зур Әтрәч авылы китапханәсендә шагыйрь Һади Такташка 120 яшь тулу уңаеннан шагыйрьнең "Тәүфиклы песи" әсәреннән өзекне театральләштереп күрсәткәннәр.
Әтрәчлеләр уртаклашканча, иң элек китапханәче Хәйруллина Зөбәрҗәт шагыйрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырган. Балалар белән китапларга күзәтү ясаганнар.
Китапханәдән күп мәгълүмат һәм өйдә уку өчен китаплар алып, балалар өйләренә таралышканнар.
фото предоставленно Зөбәрҗәт Хәйруллиной
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев