Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Зур Әтрәч мәдәният йортында иҗади очрашуы узды

    Киң күңелле әтрәчлеләр башкаладан килгән күп сандагы мәртәбәле кунакларны ипи-тоз һәм матур җырлар белән каршылады.

    (Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”). Зур Әтрәч мәдәният йортында Казаннан килгән Татарстан Язучылар һәм Россия театр берлеге әгъзасы, татар драматургы, ТРның атказан сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, журналист Земфира Гыйльметдинова, язучы Рәдиф Сәгъди, җырчы Рафаэль Сафинның авыл халкы белән иҗади очрашуы узды. Киң күңелле әтрәчлеләр башкаладан килгән күп сандагы мәртәбәле кунакларны ипи-тоз һәм матур җырлар белән каршылады. Әлеге чарада шулай ук республиканың җәмәгать эшлеклеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов һәм башка вәкилләр катнашты. Әдәби кичә җылы эчтәлектәге чыгышлар, җанга үтеп керерлек җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Әтрәчлеләр иҗат дөньясын баетучы кунакларга рәхмәт сүзләрен алкышлар белән белдерделәр, киләчәктә тагын килүегезне көтеп калабыз дигән теләкләрен җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: