Спорт

Дүрт команда көч сынашты

Алабирде авылы урта мәктәбендә шәхси эшкуар Фирдүс Җәләлиев призына волейбол ярышы булган.

(Тәтеш, 18 март, «Тәтеш таңнары»). 

– Алабирде авылы җир­легенең дүрт командасы арасында иң яхшы уйнаучылар һәм җиңүчеләр исеменә кызу ярыш үтте, – дип хәбәр иттеләр Алабирде мәктәбе педагоглары. – Мәктәпнең спорт залында быел авыл яшьләре, студентлар, якташлар һәм урта мәктәп укучылары командалары ундүртенче ел рәттән очрашты. Көчле ярышта, былтыргы кебек, беренче урынны якташлар командасы яулады, икенче урында – авыл яшьләре (команданың капитаны Фирдүс Җәләлиев), өченче урында – студентлар командасы, мәктәп укучылары 4нче урынны алды. Катнашучыларның барысы да Фирдүс Мөнир улы тапшырган кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
 


Нет комментариев