Спорт

Ирекле төрдәге көрәшчеләр медальләр белән кайтты

Алабугада үткәрелгән ярышларда тренерлар Сәгыйть Ибраһимов белән Александр Яковлев көрәшчеләре Идел буе федераль округы беренчелегенә юллама алу өчен көч сынашты.

(Тәтеш, 3 февраль, “Тәтеш таңнары”). Ярышның беренче көнендә көрәш келәменә 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар чыкты. Замина Дугалева белән Ксения Семенова көрәштә иң яхшылар исемен алу хокукын расладылар. Виктория Тайманова көмеш медаль яулады. Татьяна Акатова, Полина Белова, Татьяна Долгова, Дарья Мартынова мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр. 

Ярышның икенче көнендә 21 яшькә кадәрге егет-кызлар призлы урын өчен көрәште. Алинә Ибәтуллина икенче урынны алды. Илнар Бикмуллин, Андрей Глонин, Роман Майоров, Александр Прокин, Андрей Романов бронза призер булдылар. 

Бөтенроссия ярышларында катнашыр өчен Идел буе федераль округы беренчелегенә җыелма ­оештырылачак. Тәтешлеләрне ярышларга алып баруда Илгиз Ибраһимов белән Рифат Вәлиев ярдәм күрсәткәннәр. 
 


Нет комментариев